Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2015

Илдар Халиков Студентлар мәгариф форумында катнашучылар белән очрашты

Илдар Халиков Студентлар мәгариф форумында катнашучылар белән очрашты  Татарстанның Югары Ослан районында узучы студентлар мәгариф форумында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов булды.

Кунакларны ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров озата йөрде. Ул палаткалар лагеры буенча экскурсия үткәрде, форум эшенең оештырылышы, мастер-классларның нинди форматта үтүе турында сөйләде.

"Студентлар форумы - республика студентлары өчен төп вакыйга. Бу элек Татарстан студентларында булмаган яңа һәм уникаль мәйданчык", - дип белдерде Э.Искәндәров. 

Форумда катнашучылар белән очрашу барышында Илдар Халиков мондый чараның шәһәрдән ерак урнашкан кыр шартларына узуы дөрес, дип ассызыклады.

"Форум үз эшен тәмамламаганга карамастан, аны үз максатына иреште дияргә була. Студентлар - һәр илнең, һәр процессның актив өлеше",- дип билгеләп үтте очрашу башында ТР Премьер-министры. Аның фикеренчә, мондый форумнар министрлык һәм вуз җитәкчеләренә студентларның тәкъдимнәрен ишетергә булыша.

Очрашу барышында студентлар республика Хөкүмәте башлыгыннан Казанда узачак "Россия студенталары язы-2016"ның оештыру комитетын җитәкләвен үтенделәр. И.Халиков ризалыгын белдерде.

Алга таба очрашу сорау-җавап форматында дәвам итте, тәкъдимнәр дә яңгарады. Әйтик, КФУ студенты Премьер-министрдан транспорт грантын финанслауны арттыруны сорады. "Грант мәҗбүри бушлай прәннек таратуга әйләнергә тиеш түгел. Грант грант булып калырга тиеш", - дип җавап бирде Илдар Халиков.

Җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр оешмасы вәкилләре Казанда офис белән үз оешмалары өчен бердәм үзәк булдыруда ярдәм итүне сорадалар. Премьер-министр әлеге мәсьәлә буенча тәкъдимнәрне әзерләргә кушты.

Студентларның хезмәт отрядлары  вәкилләре дә читтә калмалы, алар студентлар отрядларының санын арттырырга тәкъдим итте. "Эш бирүчеләр эшчеләр эзли, студентлар  - эш. Бу реаль проблема, бу хакта фикер алышырга һәм хәл итү юлларын эзләргә кирәк", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Очрашу азагында Илдар Халиков студентларга нәтиҗәгә йөз тотарга: эзләргә, проблемалар турында фикер алышырга һәм хәл итү юлларын табарга киңәш итте.

Искәртеп узабыз: Студентлар мәгариф форумы 24-29 августта Татарстанның Югары Ослан районында уза. Анда республиканың барлык районнары, шәһәрләреннән 1меңнән артык егет һәм кыз катнаша. Биш көн дәвамында анда катнашучыларны дүрт төп юнәлеш: спорт, мәгариф, мәдәни үсеш һәм команда эше буенча 200ләп сессия көтә. Мастер-класс һәм тренингларда дистәләгән тренер һәм йөзләгән танылган кеше катнаша.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20