Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2016

Илдар Халиков: "Татарстан WorldSkillsта бары беренче генә була ала"

Татарстанда уза торган башка зур ярышлардан аермалы буларак, WorldSkills аерым категориягә керә, чөнки эшче һөнәрләргә мөнәсәбәтне үзгәртүгә, аларның дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. Бүген бу хакта Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында узган "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты финалы җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре белән очрашуда белдерде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, хәзер эшче һәм башка төр һөнәрләр арасында чик үткәрү җиңел түгел. "WorldSkillsта тәкъдим ителгән компетенцияләрне бер-ике көндә генә үзләштереп булмый, ә кайберләренә төшенү өчен хәтта ел да җитми. Таләпләр бик югары", - дип аңлатып узды ул.

Россиядә, И.Халиков сүзләренчә, дөнья дәрәҗәсендәге компетенцияләр формалаша, һөнәр өчен стандартлар Германия, Швейцария, Сингапур һәм Япониядәге кебек. 

"Чемпионат буенча арадаш нәтиҗәләр чыгарылды, федераль дәрәҗәдә без әлегә өченче. Әмма күп кенә катнашучылар барыбер: "Мин үз юнәлешемдә Россия чемпионы" дия ала". Бу җиңүчеләргә генә түгел, аларның остазларына да кагыла. Безнең горурланырлыгыбыз һәм омтылыр әйберләребез дә бар. Безнең алда бик күп бурычлар тора һәм без аларны хәл итә алырбыз дип уйлыйм", - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "Яшь професионаллар"эшче һөнәрләр буенча Россия чемпионаты финалы нәтиҗәләрен искәртте. Ул 23-27 май көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә 82, шул исәптән 64 төп компетенция буенча узды. Финалда Россиянең 64 субъектыннан 2 меңнән артык катнашучы һәм эксперт җыелды. Европа, Азия, Көньяк һәм Төньяк Америка, Якын Көнчыгышның 17 иленнән дә килүчеләр бар иде.

"Республика җыелма командасы 47 һөнәр буенча 69 катнашучы һәм 54 эксперт белән тәкъдим ителде, - диде министр. - Ярымфинал нәтиҗәләре буенча без 14 компетенция буенча уза алмадык, калганнары буенча бездә катнашу һәм чемпионатларны үткәрү тәҗрибәсе юк. Ел саен һөнәрләр саны арта барачак, безгә заман белән бергә атлау зарур".

"Министрларга бу мәсьәлә белән актив шөгыльләнергә кирәк", - дип җавап бирде вице-премьер мәгълүматына Илдар Халиков. "Менә "тимер юл транспорты белән идарә итү"гә мине җәлеп итәргә була. Мин - тепловоз машинисты ярдәмчесе, хәтта таныклыгым да бар", - диде ул шаяртып.

Премьер сүзләренчә, Татарстан өчен иң катлаулы компетенция - программист. "Министрлар финал нәтиҗәләренә үзләре игътибар итәргә тиеш. Татарстан икенче һәм өченче була алмый, бары беренче - башка вариантлар юк. Өстәвенә, без һәрчак моңа ирештек һәм ирешәчәкбез дә", - дип саный ул.

Үз чыгышын дәвам итеп, Э.Фәттахов финал нәтиҗәләре буенча республика җыелмасының өченче гомумкоманда урынын алуын әйтте. 12 алтын, 6 көмеш һәм 6 бронза медаль белән кайтканнар. "Алтын медальләр саны буенча без Мәскәүдән соң икенче урынны алдык. Тулаем алганда, Татарстан яхшы нәтиҗә күрсәтте", - диде мәгариф һәм фән министры.

"Хәзерге вакытта 2017 елда Краснодар краенда узачак киләсе илкүләм чемпионатка республикач җыелмасының әзерлек стратегиясен билгелибез. Республика чемпионаты быел көз көне узачак", - дип планнары белән уртаклашты ул.

Очрашу азагында Илдар Халиков җиңүчеләр, бүләкләнүчеләр һәм аларның укытучыларына Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20