Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2016

Илдар Халиков: “Татарстанда аерылышулар саны кимесә дә, әлегә горурланырлык сәбәп юк”

Татарстанда аерылышулар саны кимесә дә, әлегә горурланырлык сәбәп юк.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Чарада шулай ук ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР парламенты секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова,  ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин һ.б. рәсми затлар катнашты.

Төп доклад белән ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева чыкты. Ул хәбәр иткәнчә, 2015 елда 157 мең 538 гражданлык хәле акты рәсмиләштерелгән (2014 ел белән чагыштырганда, 2,6 процентка азрак), 231 мең юридик әһәмияткә ия эш-гамәл башкарылган.

Былтыр Татарстанда туу турында 57 мең 499 акт теркәлгән. Бу, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 0,4 проценка артык, ә тууның минималь бусагасы теркәлгән 1999 ел белән чагыштырганда, – 63 процентка диярлек. “Тууның суммар коэффициенты буенча Татарстан – Идел буе федераль округы лидерлары рәтендә, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан алда бара”, – диде идарә башлыгы. Былтыр республикада 508 пар игезәк бала дөньяга беренче тапкыр аваз салган, 4 гаиләдә исә 3әр игезәк нарасый туган.

Альбина Шәвәлиева ана капиталы программасын кимендә 2 елга озайту турында кабул ителүен искәртеп, гаиләдә икенче һәм аннан соң туган балалар саны арту күренеше саклану әлеге программаның нәтиҗәлелеге турында сөйли, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, былтыр үрчем дәрәҗәсе 5 процент тәшкил иткән.

Идарә башлыгы китергән мәгълүматларга караганда, ана капиталын тапшыру гамәлгә ашырыла башлаган 2007 ел белән чагыштырганда, икенче булып туган балалар саны 78 процентка арткан, өченчеләрнеке – 106 процентка. “Шул ук вакытта соңгы 3 елда беренче булып туган балалар санының кимүен теркибез. Бу – узган гасырның 90нчы елларында балалар туу кимүгә бәйле килеп чыккан демографик “упкын”ның объектив нәтиҗәсе. Нәкъ менә шул елларда туган балалар бүген үзләре әти-әни була”, – дип нигезләде идарә башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, республикада һәр 6нчы бала тулы булмаган гаиләдә дөньяга килә. Шул ук вакытта республикада әти-әниләре баш тарткан сабыйлар саны 3,6 тапкырга кимегән.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыгышында билгеләп үткәнчә, халыкның күпчелек өлеше Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе органнарын никахны рәсми теркәү тантанасы уздырыла торган урын дип кенә кабул итсә дә, ЗАГС, тормыштагы мөһим вакыйгаларны теркәп, һәр татарстанлыны туган алып үлгән көненә кадәр озата бара.

Ул, үткән ел республика өчен катлаулы булды, ләкин, тулаем алганда, төп икътисади күрсәткечләрне 2014 ел дәрәҗәсендә саклап калдык, дип искәртте.

Илдар Халиков сүзләренчә, республикадагы демографик хәл ТР җитәкчелеге өчен мөһим күрсәткечләрнең берсе булып тора, чөнки ул икътисади гамәлләрнең, тормышка ашырылган программаларның халыкта ни дәрәҗәдә ышаныч уятуын күрсәтә.

ТР Премьер-министры да республикада икенче һәм анна соң булып туган балалар саны артуга игътибарны юнәлтеп, моңа тулы бер гамәлләр комлексы, аерым алганда, ТР Президентының татарстанлылар, шул исәптән балалар өчен уңайлы яшәү шартлар булдыруга юнәлтелгән программалары сәбәпче, дип билгеләп үтте. Әйтик, былтыр Татарстанда 2,4 млн кв м торак төзелгән, 76 балалар бакчасы, 7 мәктәп, 42 авыл клубы һ.б. социаль объектлар файдаланылышка тапшырылган. “Икътисади вазгыять катлаулы булуга карамастан, ТР Президенты тарафыннан социаль программаларны гамәлгә ашыруны быел да дәвам иттерү турында карар кабул ителде”, – дип ассызыклады Илдар Халиков һәм моның тотрыклы демографик вазгыятьне саклап калуга уңай йогынты ясаячагына өмет баглады.

Ул ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең узган елдагы эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм идарә хезмәткәрләренә гаилә кыйммәтләрен саклау, үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

“Аерылышучылар санының 11 процентка кимүе – яхшы күрсәткеч, шулай да, 20 меңнән артык таркалган гаилә – бу бик зур сан һәм әлегә горурланырлык сәбәп юк”, – диде ТР Премьер-министры. Ул төрле районнарда вазгыятьнең аерылуын билгеләп, иң яхшы районнар үрнәген эш нигезе итеп алу, алар тәҗрибәсен урында өйрәнү заруриятен ассызыклады. Мисалга, Балтач муниципаль районында никахны рәсмиләштерү турында 251 акт, никахны өзү турында 40 акт теркәлгән. Аксубай, Актаныш, Апас районнарында да күрсәткечләр яхшы, Әтнә, Балтач, Теләче районнары – лидерлар рәтендә. Аның каравы, республиканың Югары Ослан районында рәсмиләштерелгән 56 никахка 43е аерылышу туры килә, Зәй районында гаилә корган 333 парга – 218 аерылышкан пар. Тукай районында да хәлләр мактанырлык түгел. Илдар Халиков хакимиятнең барлык органнарының әлеге проблеманы хәл итүгә үзеннән өлеш кертергә тиешлегенә кат-кат басым ясады.

Илдар Халиков республика ЗАГС идарәсенең социаль челтәрләрдә халык белән эшләү башлангычын хуплап чыкты. Ул бүген күпчелекнең соцчелтәргә көненә 5 тапкыр керүен, бигрәк тә яшьләрнең актив файдалануын искәртеп: “Без бүген акча түкми генә эшчәнлек алып бару мөмкин булган мәйданчыкларга ия”, – дип фикер белдерде.

“Күп кенә яшьләрнең социаль челтәрләрдә танышып аралашуын исәпкә алып, алар белән нәкъ менә шунда элемтә урнаштырырга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли һәм гаилә гореф-гадәтләрен сеңдерергә тырышабыз. Татарстанда үткәрелгән “Эстафета добрых дел” акциясе моңа өстәмә этәргеч булды”, – дип сөйләде, үз чиратында, Альбина Шәвәлива хисабында.

Илдар Халиков социаль челтәрләрдә эшләү тәҗрибәсен башка министрлыклар һәм ведомстволарга да җәелдерү заруриятен ассызыклады.

Утырыш ахырында тармак вәкилләренә бүләкләр тапшырылды.

("Татар-инфоорм")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20