Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.03.2015

Илдар Халиков: “Татарстанда мәгариф системасын үзгәртеп кору вакыты җитте”

Кичә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.

Утырышны ачып, Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның быел февраль аенда ТР Куркынычсызлык советы утырышында өч проблеманы билгеләвен искә төшерде, болар – методик хезмәтнең начар булуы, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хакы системасының нәтиҗәсезлеге һәм аз комплектлы мәктәпләрнең күплеге. Бу факторлар киләчәктәге социаль-икътисади алгарышны куркыныч астына куя, дип билгеләде ул.

Утырыш барышында төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыкты. Ул билгеләгәнчә, 2014 елның көзендә муниципаль мәгариф системасындагы хәлне анализлау өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан методик эшчәнлекне камилләштерү буенча координацион совет булдырылган. Белем бирүнең сыйфаты буенча республика рейтингында соңгы урыннарда булган муниципаль районнарның эшчәнлегенә анализ ясалган. Министр сүзләренчә, бу район мәктәпләрендә җитәкчеләр эшендә күп кимчелекләр, методик хезмәтнең тиешенчә эшләмәве ачыкланган. Энгель Фәттахов шулай ук мәгариф учреждениеләрендәге педагогик хезмәткәрләрнең һәм җитәкчеләрнең хәзерге хезмәт хакы моделе модернизацияләүне таләп итә, дип өстәде. Хезмәт хакын бүлүнең нәтиҗәсез механизмы аркасында, хәзерге хезмәт хакы системасы укытучылар һәм җитәкчеләргә тиешле дәрәҗәдә стимул бирми.

Министр сүзләренчә, быел 5 майда муниципаль хакимият башкарма органнары укучылар саны 80 кешедән артмаган урта мәктәпләрне үзгәртүгә юнәлтелгән чараларны эшләргә һәм гамәлгә кертүне башларга тиешләр.

КФУ һәм Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты тарафыннан 2015-2020 елларга Татарстанда педагогик кадрларны әзерләүне модернизацияләү буенча чаралар комплексы эшләнгән.

Энгель Фәттахов шулай ук 2015 елның 1 сентябреннән Татарстанда мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагогика хезмәткәрләренең, ТР мәгариф идарәсе методистларының хезмәт хакы системасының яңасы эшли башлаячак, дип белдерде. “Хәзер һәр укытучы хезмәт хакын башкарган эшенең күләменә һәм сыйфатына карап алачак”, - дип билгеләде ул.

“Татарстанда мәгариф системасын үзгәртеп кору вакыты җитте. Тигезләүчелек булырга тиеш түгел, һәр педагог хезмәт хакын башкарган эшенә карап алырга тиеш”, - дип йомгаклады Илдар Халиков.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20