Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.12.2015

Илдар Халиков татарстанлыларны Россиядә Ватан геройлары көне белән котлады

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан халкын Россиядә Ватан геройлары көне белән котлады.

"Россиядә Ватан геройлары көне - илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелүче истәлекле дата. Бу көнне без сугыш елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән ватандашларыбызны хөрмәтлибез. 

Безнең геройларыбыз ватанга фидакарь хезмәт, гражданнар, аеруча үсеп килүче буын өчен намус эталоны үрнәге булып тора.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 37 Ватан герое гомер кичерә, шул исәптән бер Советлар Союзы герое, өч Россия Федерациясе герое, 28 Социалистик хезмәт герое, биш Хезмәт Даны ордены тулы кавалеры.

Хөрмәтле Ватан геройлары! Сезгә җәмгыятебезнең иминлеген үстерүгә керткән зур өлешегез, яшь буынны патриотик тәрбияләү, республиканың сәяси тормышында актив катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сез - илебезнең тере тарихы, аның казанышы, горурлыгы һәм даны.

Сезгә батырлык, ныклык һәм идеалларга тугрылылыгыз өчен рәхмәт!

Ихлас күңелдән котлаулыйм, сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим!" - диелгән Илдар Халиковның котлавында.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20