Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.12.2015

Илдар Халиков Түбән Камада гражданнар кабул итте

Илдар Халиков Түбән Камада гражданнар кабул итте Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада "Бердәм Россия" партиясе бүлегендә гражданнарны кабул итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кабул итү бүген "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең җирле бүлеге кабул итү бүлмәсендә узучы Түбән Камада Бердәм гражданнарны кабул итү  көне кысаларында булды.

Искәртеп узабыз: 1 декабрьдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе туган көнен билгеләп үтә. 2013 елдан башлап нәкъ менә бу көнне партия вәкилләре бөтен ил буенча Бердәм халыкны кабул итү көнен үткәрә. Проектның төп бурычы - төбәк һәм муниципаль аппаратларның партия структуралары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, гражданнар җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать иткән проблемаларны бетерү буенча чаралар әзерләү һәм кабул итү.

Бүген Түбән Камадагы кабул итүдә ТР Премьер-министрына сигез кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнар мөрәҗәгать иткән сораулар социаль һәм икътисад өлкәләренә карады. Бу, аерым алганда, Түбән Каманың яңа микрорайоннарында мәктәпләр төзү, район балалары өчен санатор-курорт дәвалануга квоталар тәкъдим итү, инвалид булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү, авыл җирлекләрендә юллар төзү. Моннан тыш, сорауларны кайберләре шәһәрне төзекләнлерүгә дә кагылды.

Гражданнары кабул итүдә Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә җентекләп каралды, һәр гариза буенча аңлатмалар бирелде. Чара ахырында Илдар Халиков Түбән Кама муниципаль районы башкарма хакимияте органы җитәкчеләренә тиешле йөкләмәләр бирде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20