Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2016

Илдар Халиков түләүле парковкалардан канәгать булмаучыларны 10 ел элеккеге Казанны искә төшерергә өнди

Татарстан профсоюз оешмалары вәкилләре Казанда түләүле парковкалар системасын камилләштерү буенча чаралар тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Министрлар Кабинеты әгъзаларының республика профсоюз оешмалары вәкилләре белән бүгенге очрашуында белдерде.

Россия сәнәгатьнең химия тармагы хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы вәкиле Алексей Ильин Татарстан башкаласында түләүле парковкалар өчен акча белән хисаплашуны кертергә тәкъдим итте. Ильин үз тәкъдименең нигезләнгән булуын, түләүле парковкалар сервисы эше белән таныш булмаган Казан кунаклары өчен уңайсыз булуын билгеләп үтте. Башкача хисаплашу башка күп кенә шәһәрлеләр өчен дә уңайсыз, дип аңлатма бирде профсоюз вәкиле.

2013 елдан башлап кабул ителгән чаралар комплексы ярдәме белән Казан «Яндекс.Пробки» рейтингында соңгы урынны били, дип җавап бирде Илдар Халиков. Ул 7-10 ел элек Казанда ни булганын искә төшерергә өндәде. "2010 елның 1 сентябрен, 2009 елның 29 декабрен искә төшерегез. Өч сәгатьтән дә тизрәк беркая да барып җитә алмый идек", - дип искәртте ТР Премьер-министры.

"Бүген бөтенләй башка вазгыять. Парковкалардан кергән гомуми керем аларны карап тору чыгымнары күләменә якын. Акча эшләү максат түгел, ә автомобильчеләр һәм килгән кунаклар өчен уңайлы шартлар булдыру, - ди ТР Хөкүмәте башлыгы. - Бүген казанлылар 5 минутка тоткарлануны бөке дип атый. 7 ел элек 30 минутка тоткарлануны бөке диләр иде. Менә аерма шунда".

Профсоюзлар тәкъдиме буенча Илдар Халиков, шәхсән әлеге күтәрелгән мәсьәләне ничек хәл итү мөмкинлеге турында белмим, билгеләнгән проблемаларны җентекләп өйрәнү зарур, диде. Әмма кайбер кешеләргә кайбер кыенлыклар тудырган проблемалар, башкаларга күбрәк файда китерә, дип билгеләп үтте ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20