Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2016

Илдар Халиков ТР Бөгелмә районында җитештерүче һәм социаль объектларда булды

 ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бөгелмә муниципаль районында булды.
Иң элек ул “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ мәйданчыгында булды. Бөгелмә филиалы җитәкчесе Альберт Кәримов Татарстан Преьер-министрына предприятиегә 2002 елда нигез салынды, ул Казанда “Идея” технопаркында эшли башлаган иде, дип сөйләде. Бүген «ГКС» проектлау, әзерләү, монтажлау, көйләү эшләре, сыек һәм газсыман углеводородларны коммерцияле һәм оператив тикшерү системасын эшләтеп җибәрү белән шөгыльләнә.
Бөгелмә филиалының заказчылары - Россиянең әйдәп баручы нефть, газ һәм химия сәнәгате предприятиеләре «Газпром» ААҖ, «Транснефть» ААҖ, «НК «Роснефть» ҖЧҖ, «Лукойл» ААҖ, «НОВАТЭК» ААҖ, «Сибнефтегаз» ААҖ, «ГМК «Норильский никель» ААҖ («Таймыргаз» ААҖ), «Тюменнефтегаз» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, «Татэнерго» ААҖ. Бөгелмәдә «ГКС» ҖЧҖ филиалы 2015 елда 1,4 млрд сумлык продукция җитештергән. Предприятие производствоны киңәйтергә планлаштыра.
Аннары Илдар Халиков «ТНГ-Групп» ҖЧҖ компаниясенең «ТНГ-Универсал» ҖЧҖ бүлендек оешмасы эше белән танышты. Предприятие геофизик аппаратура, бораулау инструментлары, резин техник эшләнмәләр һ.б. җитештерә.
Соңрак ТР Премьер-министры Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин исемендәге Бөгелмә кадет мәктәп-интернатында булды. 2015 елда мәктәп 10 еллык юбилен билгеләп үтте. Мәктәптә парашют спорты дәресләре аерым игътибарга лаек.
Моннан тыш, ТР Премьер-министры Бөгелмә муниципаль районы советының “Бөгелмә муниципаль районының 2015 еда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында”гы утырышында катнашачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20