Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2016

Илдар Халиков ТР Әгерҗе һәм Менделеевскига эш сәфәре кыла

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнарга эш сәфәре кыла. Аерым алганда, Әгерҗедә ТР Хөкүмәте җитәкчесе яңа төзелгән микрорайонны һәм «Яшьлек» ял паркын карады.
Район Мәдәният йортында Илдар Халиков Әгерҗе муниципаль районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән таныша. Аннары ул район Советының “2016 елда Әгерҗе муниципаль районының социаль –икътисади үсешенә нәтиҗәләр һәм 2016 елга бурычлар турында”гы киңәйтелгән утырышында катнаша.
Икенче яртысында Илдар Халиков Меделеевск муниципаль районы полиция бүлегендә булачак, анда шәһәр иминлеген тәэмин итү буенча электрон системаны презентациялиләр. Моннан тыш, ТР Премьер-министры Менделеевскида ремонттан соң Үзәк район хастаханәсен караячак.
Менделеевскида С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда Илдар Халиковка районның сәнәгать мәйданчыклары проектларын тәкъдим итәләр. Аннары район Советының “2016 елда Менделеевск муниципаль районының социаль –икътисади үсешенә нәтиҗәләр һәм 2016 елга бурычлар турында”гы утырышы узачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20