Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2016

Илдар Халиков: “ТРның «Динамо» ФСҖ - Россия горурлыгы”

Илдар Халиков: “ТРның «Динамо» ФСҖ - Россия горурлыгы” “Динамо Татарстан” җәмгыяте - республиканың казанышы һәм Россиянең горурлыгы. Ул соңгы елларда җитди һәм җиңүче коллективлар оештырды. Бу хакта бүген республиканың «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуының 90 еллыгын бәйрәм итү чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.

“Татарстан Республика өчен “Динамо” спорт җәмгыяте генә түгел. Сез безнең якты казанышларыбыз”, - диде ул коллективны юбилей белән котлап. Аның сүзләренчә, хәзер Татарстан спортчылары барлык дәрәҗәдәге ярышларда, шул исәптән дөньякүләм киңлектә республика өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен югары уңышларга ирешә.

«Динамо Татарстан» - Россия спортының җитди таянычы”, - дип ассызыклады Илдар Халиков. Республика Премьер-министры, соңгы елларда «Динамо Татарстан» җәмгыятенең ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол, туплы хоккей, чирәмдәге хоккей һәм күп кенә башка дисциплиналар буенча җитди һәм җиңүче коллективлар оештыра алуы горурлык булып тора, дип искәртте.

Шулай ук Хөкүмәт җитәкчесе ил өчен катлауллы елларда команда рухын саклаган ветераннарга рәхмәт белдерде. 17 ел җитәкчелек иткән «Динамо Татарстан» җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров адресына да аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Татарстанның ФСҖ рәисе Әсгать Сәфәров, республиканың спорт казанышларына 70 нче елларда нигез салынды, дип билгеләп үтте. Гомумән алганда, “Динамо-Татарстан “ Олимпиадада 19 тапкыр алтын медаль алды һәм 18 тапкыр – призер. “Динамо” әгъзалары арасында 50 атказанган спорт мастеры, 100 дән артык халыкара класслы спорт мастерлары бар, диде ул.

Тантаналы чарада республика һәм Россия бүләкләре тапшырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20