Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.12.2015

Илдар Халиков: “Уртак көч куеп кына һәр йортта тынычлык тәэмин итә алабыз”

Илдар Халиков: “Уртак көч куеп кына һәр йортта тынычлык тәэмин итә алабыз” Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының актлар залында “Закон территориясе”/“Территория закона” республика консурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Искәртеп үтик: “Закон территориясе” республика конкурсы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлангычы белән ТР Министрлар Кабинеты теләктәшлегендә 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул республикада җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшь буынга хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны профилактикалауга лаеклы өлеш керткән муниципаль берәмлекләр башлыкларын, предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары җитәкчеләрен һәм гади гражданнарны бүләкләү, аларның уңай тәҗрибәсен җәелдерүгә юнәлтелә.

“Республикада гражданнар иминлеген тәэмин итә торган зур бердәм коллектив бар. Бу – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы. Хезмәтегез җиңелләрдән түгел. Безгә сезнең белән еш кына чараларда, объектларда һәм республикада булган киң күләмле вакыйгаларда еш очрашырга туры килә”, – дип билгеләп узды Илдар Халиков, тантанада катнашучыларны сәламләп. Аның сүзләренчә, шул ук вакытта бүгенге чара республикада куркынычсызлык тәэминатының Татарстан буенча ЭЭМның бурычы гына түгел, ә һәр гражданның, уку йортының, предприятиенең, муниципаль берәмлекнең бурычы булуын күрсәтә. “Уртак көч куеп кына һәр йортта тынычлык тәэмин итә алабыз”, – дип билгеләп үтте бу уңайдан ТР Премьер-министры. Аның фикеренчә, әлеге конкурс йомгак ясау гына түгел, ул хакимият башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре, республикада яшәүче һәркем өчен җәмгыятебездә тәртип һәм тынычлык тәэминатына катнашуга стимул булып хезмәт итә.

Министр Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, Татарстандагы актив иҗтимагый-сәяси тормыш һәм полиция составын кыскарту фонында битараф булмаган гражданнарның куркынычсызлык тәэмин итүгә катнашуы – зарурият. Ул, татарстанлыларның инициативасыннан башка җинаятьләрне ачу һәм профилактикалу юнәлешендә югары уңышларга ирешеп булмас иде, дигән фикердә.

Артем Хохорин конкурс җиңүчеләренә һәм лауреатларына мөрәҗәгать итеп: “Конкурс илдә уникаль булып кала бирә. Анда катнашучыларның саны елдан-ел арта, инициативалы кешеләр күбәя бара. Бүген эчке эшләр органнарында барган оптимальләштерү шартларында, җинаятьләр саны, экстремизм һәм терроризм куркынычы үсә барган фонда сезнең ярдәм бик кирәк”, – диде.

Быел 7 номинациядә үткәрелгән бәйгедә җәмгысе 212 конкурсант бәяләнгән. Жюри шулардан 35 җиңүче һәм лауреатны сайлап алган.

Аерым алганда, “Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин (I урын), Буа районы башлыгы Азат Айзатуллов ( II урын) һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов (III урын) җиңү яулады. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов лауреатлар дип табылды. Бу номинация җиңүчеләрен һәм лауреатларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков үзе тәбрикләде.

Җиңүчеләр һәм лауреатлар шулай ук “Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә сизелерлек өлеше өчен”, “Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен”, “Шәхси сак предприятиеләрен җәлеп итеп, җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен”, “Белем учреждениеләрендә укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән сизелерлек өлеше өчен”, “ Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, аларда җәмгыятьнең хокукый нигезләренә карата ихтирам тәрбияләүгә керткән өлеше”, “Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен” номинацияләрендә билгеләнде. Алар арасында республика предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, авыл үзидарәләре җитәкчеләре бар иде. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20