Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.11.2015

Илдар Халиков Валентин Юдашкин белән очрашты

Илдар Халиков Валентин Юдашкин белән очраштыТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген РФ халык рәссамы, Россия Бию спорты берлеге президенты Валентин Юдашкин белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР мәдәният һәм халыклар телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллин катнашты.

Очрашуда кунак Казанда беренче тапкыр булуын белдерде.

Илдар Халиков һәм Валентин Юдашкин Россиядә бию спортын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм башка актуаль темаларны кузгаттылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: Россия Бию спорты берлеге президенты Валентин Юдашкин Татарстан башкаласына акробатик рок-н-ролл буенча Дөнья чемпионаты һәм беренчелеге, акробатик рок-н-ролл буенча Европа беренчелеге ачылу тантанасында катнашу өчен килде.

Акробатик рок-н-ролл буенча Дөнья һәм Европа чемпионаты 7 һәм 8 ноябрьдә Казанда уза. Анда Россия, Швейцария, Бельгия, Чехия, Венгрия, Молдова һәм Словения кебек 7 илдән 568 спортчы катнаша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20