Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2015

Илдар Халиковка ислам банкын төзү буенча техник-икътисади нигезләмә тәкъдим ителде

Илдар Халиковка ислам банкын төзү буенча техник-икътисади нигезләмә тәкъдим ителде Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Unirazak университеты президенты  – профессор Мд. Забид Хаджи Абдул Рәшит җитәкчелегендәге Россия-Малайзия  консорциумы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.  Илдар Халиковка Россия территориясендә эшләүче кредит оешмалары базасында ислам банкы яки банк бүлекчәләре төзү буенча техник-икътисади нигезләмә тәкъдим ителде.

Техник-икътисади нигезләмәне 9 ай дәвамында Россия-Малайзия  консорциумы белгечләре эшләгән, аның составына Малайзия үзәк банкының ислам финансларын үстерү буенча IBFIM бүлекчәсе, Малайзиянең әйдәп баручы Unirazak университеты һәм ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды (IBFD Fund) керә.

Очрашуда катнашуларны сәламләп, Илдар Халиков Татарстанның ислам банкын төзү һәм ислам банкингы инструментларын файдалану буенча пилот төбәге булуын искәтте.

"Татарстан Россиядә ислам финанс индустриясе старты өчен пилот мәйданчыгы буларак карала, - диде Илдар Халиков. - Техник-икътисади нигезләмә төбәк территориясендә ислам банкингы үсеше нигезенә салыначак".

ТР Премьер-министры билгеләп уганча, Татарстан илнең башка төбәкләре белән чагыштырган вакытта ислам финанслары үстерү буенча алга киткән. Ул искәрткәнчә, Казанда ел саен ике әһәмиятле вакыйга - Kazan Sukuk Conference конференциясе һәм KazanSummit Россия и ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләренең халыкара икътисади саммиты үтә. Аларда ислам финанс инструментларын үзләштерү һәм файдалану мәсьәләре хакында фикер алышына.

Росия-Малайзия консорциумы вәкилләре Татарстан Республикасында базарны тикшерү нәтиҗәләре буенча кыска хисап тәкъдим итте. Алар фикеренчә, Татарстан "ислам тәрәзәсен" төзү өчен идеаль мәйданчык санала. Бүген ислам финанс инструментлары әлеге илләрдә гамәлдә булган законнарга үзгәрешләр кертмичә Япония, Бөекбритания, Люксембург кебек илләрдә эшли.

Илдар Халиков очрашу барышында билгеләп узганча, элегрәк Татарстан Республикасы белән Россия Саклык банкы ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады. 8 декабрь көнне Мәскәүдә Саклык банкының бер мәйданчыгында әлеге техник-икътисади нигезләмә нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча "түгәрәк өстәл" узачак.

Ислам финансларын җәлеп итү һәм Россия базарында алардан файдалану тәҗрибәсе турында "Ак Барс" банкы вәкиле сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20