Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2016

Илдус Нәфыйков: "Журналистлар - законлылык һәм гаделлек өчен көрәштә безнең союзниклар"

Илдус Нәфыйков: "Журналистлар - законлылык һәм гаделлек өчен көрәштә безнең союзниклар" Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәре көнендә, Татарстан прокуратрусында хезмәткәрләрне хөрмәтләү һәм ММЧ вәкилләрен бүләкләү булды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский да - бүләкләнгән массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, вәкилләре арасында.

Күзәтү органы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков прокурор эшенең әһәмиятен билгеләп үтте. "Эш бик җаваплы һәм сез бу хакта ишетеп кенә белмисез - бу буш сүзләр генә түгел. Бу һөнәр бик кирәкле, аңардан башка булмый. Тормышта гаделлек үлчәме, зирәклек үлчәме, законлылык үлчәме бар, аларны тормышта катгый үтәргә кирәк. Прокуратураның төп функциясе - законлылыкны күзәтү. Без   кешеләр белән һәм кешеләр өчен эшлибез", - диде ул.

И.Нәфыйков сүзләренчә, теләсә кайсы прокуратура хезмәткәренең төп эш принцибы һәм кагыйдәсе булып гаделлек, зирәклек, кешелеклелек торырга тиеш. Шул ук вакытта күзәтү органы хезмәткәрләре үз эшләрендә очрашкан стресс һәм критик хәлләр аларны эчке халәтенә тәэсир итәргә тиеш түгел. Республика прокуроры мәгълүматы буенча, узган 2015 елда күзәтү органнарына төрле проблемалар белән 87 мең кеше мөрәҗәгать иткән (республика халкының 2,5 проценты).

"Кешеләр әлеге бәлаләр белән күзгә-күз килә икән, без аларга булышырга тиеш. Бу безнең бурыч, бу безнең һөнәр", - дип ассызыклады Нәфыйков.

Күзәтү ведомствосының алдынгы хезмәткәрләре республика прокуроры кулларыннан законга тугрылык өчен Руденко медальләрен, прокуратура ветераны медальләрен, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Рәхмәт сүзен һәм башка бүләкләр алды.

Журналистларга мөрәҗәгать итеп, Илдус Нәфыйков, ММЧ гаделлек өчен көрәштә прокуратураның союзниклары булып тора, дип белдерде.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20