Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.06.2016

Җиләк үстерүче Чүпрәле егете 20ләп кешене эшле иткән

Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылынан Альфред Хәйруллин 6,5 гектар мәйданда җир алып, “Хәйруллин” крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштерә. Бүген әлеге җирнең өч гектарында бакча җиләге - виктория үсентеләре, 1,5 гектарында “Полька” сортлы кура җиләге утыртылган.

“Бездә кибетләргә, базарларга бакча җиләгенең 90 процентка якынын чит илдән кертәләр. Быел үзебездә үскән җиләкне сатуга чыгарырга планлаштырабыз. Киләчәктә үсентеләрен дә сатуга чыгарырга уйлыйбыз”, – ди ул.

Фермер хуҗалыгында тугыз сорттагы бакча җиләге үсентесен утыртканнар. Аларны Голландиядән, Италиядән заказ белән март аенда ук кайтартканнар. Җиләкләре 45 көн эчендә өлгерә. Менә шушы 3 гектар мәйданда 129 мең үсенте утыртылган. Һәрбер үсентегә җир астыннан торба аша су сибү ситстемасы булдырганнар.

Авыл халкы өчен эш урыннары да булдырылган. Җиләк-җимеш бакчасында эшкә 20гә якын кеше җәлеп ителгән, диелә “Туган як” басмасында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20