Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.12.2015

Илсур Метшин 2016 елга Казан шәһәре бюджеты турында: "Юрганга карап аяк сузарга тиешбез"

Илсур Метшин 2016 елга Казан шәһәре бюджеты турында: "Юрганга карап аяк сузарга тиешбез"Бүген шәһәр ратушасында III чакырылыш Казан шәһәре Думасының III сессиясендә “2016 елга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты” (хәзер бюджет берьеллык итеп карала) кабул ителде.

Аерым алганда, 2016 елга шәһәр бюджеты керемнәре һәм чыгымнары 19 млрд 316 млн сумга якын суммада (19 млрд 315 млн 974,5 мең сум) кабул ителде (бу 2015 елдагыдан 8,3 процентка артык).

Шәһәрнең 2016 елда муниципаль бурычының соңгы чиге - 33 млрд 187 млн сум, 2017 елның 1 гыйнварына ул сумма 30 млрд 187 млн сумны узмаска тиеш дип хәл ителде. Муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү чыгымнары исә 569 млн 319,6 мең сумнан артмаска тиеш. Юл фондыннан бюджет ассигнованиеләре Казан өлешенә киләсе елга 52 мең 961,3 мең сум тияр дип көтелә, аны исә автомобиль юлларын һәм алардагы корылмаларны проектлау, төзү, капиталь төзекләндерү, карап тотуга сарыф итү күздә тотыла. Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар киләсе елга 6 млрд 557 млн 782,2 мең сум күләмендә көтелә.

Бюджетның салымнан һәм салым булмаган чыганаклардан кереме 12 млрд 758 млн 192,3 мең сум булыр дип фаразлана, шуннан иң зур өлешен, 92,4 процентын, физик затлар керемнәренә салым (3, 8 млрд сум), җир салымы (3,5 млрд сум) һәм барлык керемнәргә салым (1,7 млрд сум) һ.б. тәшкил итә. Сессиядә билгеләп үтелгәнчә, беренче тапкыр буларак, файдалы казылмалар чыгарудан салым шәһәр бюджетына җибәрелә, 2016 елда ул 32 млн 426 мең сум булыр дип көтелә. Салым булмаган керемнәр 2 млрд 843 млн 531 мең сум булачак: муниципаль милекне (җир, бина) арендалаудан - 1 млрд 508 млн 460 мең сум, матди һәм матди булмаган активлар сатудан - 1 млрд 63 млн 767 мең сум, табигать ресурсларын файдаланудан, штрафлардан, санкцияләрдән, зыянны каплаудан - 271 млн 304 мең сум. Шулай ук республика бюджетыннан субвенция, субсидия, башка бюджетара трансферт рәвешендә (бушлай) 6 млрд 557 млн 782,2 мең сум керер дип планлаштырыла.

Бюджет чыгымнары түбәндәгечә исәпләнә: гомумдәүләт чыгымнарына - 1 млрд 582 млн 924,2 млн сум (шуннан шәһәр Башкарма комитеты резерв фондына - 112, 5 млн), куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлегенә - 70 млн 358,9 мең сум, кешеләрне һәм хайваннарны авырулардан саклауга һәм соңгыларын дәвалауга - 15 млн 793,5 мең сум, метрополитенның пассажир ташудан югалткан керемнәрен каплауга - 179 млн 681 мең сум, гражданнарның аерым төренә өчен республика территориясендә җәмәгать транспорты хезмәтеннән файдалануга мөмкинлек булдыруда дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга - 658 млн 508,8 мең сум, юлларны, алардагы корылмаларны, квартал эче юлларын карап тотуга - 1 млрд 297 млн 783,7 мең сум, юллар проектлау, салу, ремонтлауга - 52 млн 961,3 мең сум, шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгына - 1 млрд 30 млн 983,9 мең сум (шуннан торак фондын капиталь төзекләндерүгә - 368 млн 587 мең сум), табигатьне саклауга - 29 млн сум, мәгарифкә - 12 млрд 412 млн 464 мең сум, сәламәтлек саклауга - 16 млн 284,8 мең сум, социаль сәясәткә - 468 млн 70,2 мең сум (мәктәп укучыларына туклану өчен компенсация чыгымнарын түләүгә - 226 млн 49,4 мең сум, мәктәпкәчә учреждениеләргә балаларын йөртүчеләргә социаль ярдәм чаралары күрүгә - 225 млн 501,9 мең сум), тәрбиягә бала алучыларга түләүгә - 6 млн 718,3 мең сум, муниципаль пенсиягә чыгучыларга бер тапкыр бирелә торган бүләкләүгә - 9 млн 800,9 мең сум, мәдәният һәм кинематографиягә - 494 млн 590,7 мең сум, физик культура һәм спортка - 107 млн 609,1 мең сум һ.б.

"Ел ничек кенә катлаулы булмасын, Татарстан Президенты, Хөкүмәте бер генә программаны да туктатмады... Шәһәр исә бюджеты акчаны экономияләү шартларында кабул ителергә тиеш, ягъни юрганга карап аяк сузарга тиешбез", - диде бу мәсьәләдә Казан шәһәре Думасы рәисе һәм мэры Илсур Метшин.

Фото metshin.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20