Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2015

Илсур Метшин: “Безнең шәһәр халкы парижлылардан 4,5 тапкырга культуралырак, сакчылрак булып чыкты”

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән традицион “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә төп ике мәсьәлә каралды.

Аерым алганда, алдан башкаланың Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин әлеге шәһәр Башкарма комитеты подразделениесенең 2014 елда башкарган эшләре һәм 2015 елга куелган планнары турында хисап тотты, аннары шәһәр төзелеше концепциясе турында аңлатма бирде. Казан каласында туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова исә 2015-2017 елларда Татарстан башкаласында туризм үсеше программасы һәм 2015 елга каралган планнары белән уртаклашты.

Мэр күрсәтмәсе буенча хисап тоткан Транспорт комитеты башлыгы Айдар Абдулхаков исә файдаланылышка 1 апрельдән кабул ителгән һәм штраф санкцияләре гамәлгә кертелгән парковкалар китергән файда турында сөйләде. Аның сүзләренчә, беренче 4 көндә 2387 автомобильче муниципаль парковкадан файдаланган. Аларның 2223е машина куйган өчен акча түләгән, 164енә карата штраф салу буенча материаллар тапшырылган. Парковкадан файдаланган өчен түләмәүчеләр саны беренче көндәгедән гел кими барган.

Хәзерге вакытта парковка өчен сәгатенә 50 сум түлисе, 15 минутка кадәр калдырганнар аннан бушлай файдалана ала. Түләмәсәң, штраф – 2,5 мең сум. Акча түләмәүчеләр фото-, видеотеркәү ярдәмендә ачыклана, андый җиһазлар исә 3 автомобильгә урнаштырыган һәм алар тәүлек әйләнәсе йөреп, теркәп тора.

Муниципаль парковкалар тест режимында эшли башлаган 9 февральдән 1 апрелгә кадәр шәһәр бюджетына 200 мең сумга якын суммада акча керде, тагын шуның кадәр ук сумма – апрельнең 4 көнендә. Акча түләүчеләрнең 23 проценты паркоматлар аша акча күчергән, 39 проценты – SMS белән, 38 проценты – мобиль кушымта ярдәмендә. 2 апрельдән транспорт картасы ярдәмендә түләү мөмкинлеге бар, диде А.Абдулхаков.

Муниципаль парковкалар мәсьәләләрендә “кайнар линия” телефоны гамәлдә: 5-605-605.

Казан парковкалар мәсьәләсендә Мәскәү, Екатеринбург белгечләре белән эшли, алыр тәҗрибә, шөкер, бар, дип мэр И.Метшин: “Беренче “коймак” төерле чыкмады: без эшлибез, кешеләр түли. Түләүле парковкалар гамәлгә кергәч, башкала үзәге ташлап калдырылган машиналардан бушап калды”, - диде. Безнең төп бурыч акча җыю түгел, ә шәһәр үзәгенә килүчеләрне парковкалар белән тәэмин итү, шундый эшне оештыру иде, хәзер ул мөмкинлек бар, дип нәтиҗә чыгарды шәһәр башлыгы.

Мәскәү, Екатеринбургтагы коллегалар, автомобилен дөрес итеп парковкалап, акча түләрләр дип әллә ни өмет багламаска киңәш итсәләр дә, чынлыкта, барысы да алай начар булып чыкмады: бу шәһәребез халкының культура дәрәҗәсе югары, шәһәрне яхшы якка үзгәртү һәм үзләрен дә үзгәртү теләге күпкә зур булуны раслады. “Мэр буларак һәм шәхсән рәхмәт белдерәм һәм шундый калада эшләвем белән бик горурланам. Бергәләп без шәһәребезне яхшырак итәбез”, - дип канәгатьлек белдерде Илсур Метшин. Бу хәл кинәттән генә түгел, мисалга, быел 3 нче сезон эшли башлаячак “Veli’K” велопрокаты шуңа мисал: француз компаниясе белән бергә тормышка ашырылган проект башында, Парижда беренче елны велопроект гамәлгә кетрелгәч, баштагы 2 айда велосипедларның 40 проценты урланган яки ватылган иде, шуңа әзер булыгыз, дип кисәттеләр. Казанда тулы бер җәйге сезонда 1 генә велосипед та урланмады, былтыр нибары 2 велосипед урланды, шулай итеп һәм ватылып сафтан чыкканнары 9 процент та юк. Безнең шәһәр халкы парижлылардан 4,5 тапкырга культуралырак, сакчылрак һәм бу проектка хөрмәтлерәк булып чыкты, дип сөйләде бүгенге киңәшмәдә мэр Илсур Метшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20