Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.09.2015

Илсур Метшин Идел буе федераль округында рейтингта һаман да беренчелекне бирми

 “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләренең 2015 елның август ае өчен чираттагы рейтингын әзерләде. Ай нәтиҗәләре буенча, Казан мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренчелекне саклап кала алды. Илсур Метшин инде берничә ай рәттән медиарейтингта беренчелекне саклап килә. Федераль һәм региональ массакүләм-мәгълүмат чаралары анализы нәтиҗәләре буенча, бу юлы Илсур Метшинның медиаиндексы 3974,35 пунктны тәшкил иткән.

Август барышында массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан башкаласы җитәкчесе катнашында узган берничә вакыйга турында яктырткан. Аерым алганда, Илсур Метшин Казан Олимпия уеннарын уздыруга дәгъва кыла ала диюе. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары Казан мэрының бу елның җәендә Татарстан башкаласында узган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына нәтиҗә чыгарганлыгын җиткерде.

Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы 26,6 меңләп чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлыклар, интернет-ММЧ – үз эченә ала. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының хәзерге җитәкчеләре һәм администрация башлыклары керә.

Август медиарейтингының икенче урынында – Түбән Новгород шәһәре мэры Олег Сорокин, өченче урында – Пермь шәһәре башлыгы Игорь Сапко, дип хәбәр ителә “Медиалогия” компаниясе сайтында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20