Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.02.2016

Илсур Метшин: "Казан миллион халкы булган эре шәһәрләр арасында былтыр үз керемнәрен арттыра алган бердәнбер шәһәр булды"

Казан каласы территориясеннән 2015 елда бюджетларның барлык дәрәҗәсенә 117 млрд сумнан артык салым акчасы җыелган. Соңгы елларда аларның күләме артуы күзәтелә.

Бүген Казан ратушасында III чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясендә Дума рәисе һәм башкала мэры Илсур Метшин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм депутатлар алдында эшчәнлегенә еллык хисабында шул хакта белдерде. Аның сүзләренчә, шәһәр бюджеты керемнәре былтыр 22 млрд 121 млн сум тәшкил иткән, шуның 60 проценты, төгәлрәге, 13 млрд 387 млн сумы шәһәрнең салым һәм салым булмаган керемнәре булган, калган 40 проценты, ягъни 8 млрд 734 млн сумы - бушлай кертемнәр.

2015 елда икътисадта бик үк уңайлы тенденция күзәтелмәсә дә, аңа карамастан, шәһәрнең үз керемнәре планы 111,1 процентка үтәлде һәм муниципаль бюджетка өстәмә 1 млрд 303 млн сум акча керде, алар исә башкалада уңайлыклар булдыруга һәм башка ихтыяҗларга юнәлдерелде, дип сөйләде Илсур Мтешин. "Шул ук вакытта күзәтелгән икътисади вазгыятьтә Казан миллион халкы булган эре шәһәрләр арасында үз керемнәрен 2014 елдагыдан арттыра алган бердәнбер шәһәр булды", - дип канәгатьлек белән игълан итте ул.

Республика бюджетыннан 2015 ел башында каралган 4 млрд 160 млн сум кертемнәргә өстәп килгән 2 млрд 547 млн сумлык финанс ярдәме акчасы юллар төзүгә (200 млн сум), трамвайлар һәм троллейбуслар сатып алуга (773 млн сум), гражданнарны тузып таушалган тораклардан күчерүгә (125,6 млн), балалар ялын оештыруга (180 млн) һ.б. ихтыяҗларга тотылган.

Җыеп кына әйткәндә, бюджет чыгымнары 22 млрд сум тәшкил иткән. Шуның 59 проценты, ягъни 13 млрд сумы, шәһәрнең социаль-мәдәни өлкәсенә туры килә һәм аның 54 проценты, 11 млрд 868 млн сумы - мәгариф өлешенә, дип игътибарны юнәлтте муниципаль берәмлек һәм закон чыгару органы башлыгы И.Метшин. Чыгымнарны оптимальләштерү максаты белән, муниципаль заказлар өлкәсендә бердәм контракт хезмәте кертелде, нәтиҗәдә, 153 млн сум акчаны янга калдыруга ирешелде, диде ул республика башлыгы алдындагы хисабында. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20