Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2015

Илсур Метшин: “Казан, спорт башкаласы булудан тыш, - IT-технологияләр каласы да” Хәзерге вакытта Казан шәһәре Башкарма комитеты 82 муниципаль хезмәт күрсәтә. Шуның 6 төре электрон рәвештә күрсәтелә. Быел  6 айда соңгыларыннан файдалануга 1,8 мең мөрәҗәгать, шул исәптән 1,3 меңе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, кабул ителгән.

Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә шәһәр Башкарама комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә соңгы 6 айда казанлыларга 120,6 мең хезмәт күрсәтелгән. 2018 ел азагына кадәр калган 75 муниципаль хезмәтләрне дә электрон рәвешкә күчерү күздә тотыла. Рифат Ханнанов билгеләп узганча, Казан шәһәре җирле үзидарә органнарында 2011 елдан бирле файдаланыла торган электрон документлар әйләнеше ведосмвтоара системасына быел тагын 19 муниципаль предприятие һәм муниципаль өлеше булган җәмгыять кушылган. Структур бүлекчәләр белән ведомствоара багланышлар кысаларында барлыгы 23,3 мең запрос юлланган.

Сессиядә катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов искәртеп узганча, хәзерге вакытта ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 1,3 млн-нан артык татарстанлы теркәлгән. Портал аша 222 төр хезмәт һәм сервис күрсәтелә.

Соңгы ярты елда республикада яшәүчеләр аның буенча 25 млн тапкыр электрон рәвештә гариза биргән. Роман Шәйхетдинов торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне портал аша башкаручыларның аеруча күп булуына игътибар юнәлтте.

“Порталга керүчеләрнең саны көннән-көн арта. Бүген 1,38 млн кешенең ТР дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинеты бар. 3,7 млнга якын кеше төрле белгечләргә электрон чиратка язылган”, – дип сөйләде министр үзенең чыгышында.

“Казан, спорт башкаласы булудан тыш, - IT-технологияләр каласы да. Бу юнәлештә ул шактый алга киткән шәһәрләрдән санала. Әлеге мәсьәләгә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов аерым игътибар бирә”, – дип билгеләп узды Казан мэры һәм Дума рәисе Илсур Метшин. Ул Казанны IT-технологияләр юнәлешендә яңа сыйфати дәрәҗәгә үстерү заруриятен ассызыклады.

Шул рәвешле, бүген сессиядә Казанда мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне файдалану, үстерү нәтиҗәлелеге билгеләп үтелде. Казан шәһәре Башкарма комитетына “2015-207 елларга Казан каласында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үстерү” муниципаль программасын эшләү һәм раслау, Социаль-икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиягә әлеге программаны эшләү барышын контрольдә тоту бурычы йөкләнде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20