Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.12.2015

Илсур Метшин казанлыларны Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәде

 Казанда кешеләр күпләп катнашачак Яңа ел бәйрәме чаралары 415 объектта оештырылачак, шул исәптән үзәк чыршылар – 29 объектта. Аларның барысы да янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан тикшерелгән, һәм чараларны уздыруга рөхсәт бирелгән.

Бу хакта бүген башкала җитәкчелегенең Казан мэриясендә шәһәр башлыгы Илсур Метшин рәислегендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнар сакчылыгы идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов бәян итте. Аның сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казанның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләренең 41 объектта кизү торуы күздә тотыла.

“Бәйрәм чараларын үткәрү чорында, куркынычсызлык тәэмин итү максатыннан, Казан гарнизонынының янгын частьларыннан, шәһәрнең күзәтчелек бүлеге һәм гражданнар сакчылыгы идарәсе карамагындагы коткару отрядларыннан торган төркем булдырылган. Бу – составында 203 кеше һәм 65 берәмлек техника булган даими әзерлектәге көчләр. Резервта – шәхси составтагы 690 кеше, 24 берәмлек техника. Гадәттән тыш очракларга җәмгысе шәхси составтагы 920 кеше һәм 89 берәмлек махсус техника әзер тора” , – диде Фердинант Тимурханов. Ул искәртеп үткәнчә, 15 декабрьдән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр Казанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда пиротехник эшләнмәләрдән янгын чыгу куркынычын киметү максатыннан, аларны куллануга чикләүләр кертелгән. Аерым алганда, пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чигеннән 500 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кешеләр күпләп йөри торган урыннардан исә әлеге ара 50 метрдан да ким булмаска тиеш.

“ТР башкаласында пиротехник эшләнмәләрне куллануга 4 махсус мәйданчык әзерләнгән: Совет районында Ипподром каршындагы территориядә, Идел буе районында Каенлык территориясендә, Киров районында Киров дамбасы территориясендә, Яңа Савин районында Җиңү паркы янындагы территориядә. Персональ пиротехниканы кулланып оештырыла торган салютларны 28 һәм 29 декабрьдә аттыру ниятләнә. Бу чараларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә коткаручылар кизү торачак. Бүген Меңьеллык паркында үзәк чыршы ачыла. Фейерверклар аттыруның планлаштырылган урыны – Кабан күле акваториясе”, – дип хәбәр итте Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданлык сакчылыгы идарәсе башлыгы.

Мэр Илсур Метшин билгеләп узганча, оператив хезмәтләрнең әзер булуына карамастан, казанлылар җаваплы булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

“Без һәр ишегалдына, һәр мәйданчыкка полицейский куя алмыйбыз. Ата-аналарның сабыйларына бәйрәм бүләк итәргә теләве аңлашыла. Әмма балаларның һәм тирә-яктагыларның куркынычсызлыгы турында да уйларга кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз. Махсус каралмаган территорияләрдә фейерверклар булырга тиеш түгел!” – диде шәһәр башлыгы. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20