Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2015

Илсур Метшин: "Мәктәп фондларында акчалата эш йөртелергә тиеш түгел!"

 Казан мәктәпләренең 30дан артыгы – Татарстанның иң яхшы мәктәпләре рәтендә, 9ы исә Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе исемлегенә кертелгән. Башкланың 57 укучысы бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчесе һәм призеры булып танылган.

Бу хакта бүген Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, башкалада сәләтле балалар, югары уку йортларына керә алсын өчен, барлык шартлар да булдырылган. Чыгарылышларның 74 проценты исә белем алуын Казан вузларында дәвам иттерә.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, башкала мәгарифе республика мәгарифенең йөзен билгели. “Күп кенә инновацион технологияләр башта башкала уку йортлары эшчәнлегендә тикшерелә һәм, уңышлы дип табылган очракта, республика мәктәпләрендә дә файдаланыла башлый”, – дип искәртте ул үзенең чыгышында.  Аннары министрлык җитәкчелеге вәкиле Казан мэры Илсур Метшинга мәгариф системасы үсешенә керткән өлеше, башкала укытучыларына ирешелгән югары күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде.

Мэр үзенең чыгышында әти-әниләрдән акча җыю мәсьәләсен күтәреп, мәктәп фондларында акчалата эш йөртелергә тиеш түгеллеген ассызыклады. “Мәктәп кирәк-яракларына әти-әниләрдән, чыгарылышлардан кертемнәр 2 төп принципка – үзиреклелелеккә һәм ачыклыкка таянып, бары тик хисап счетына күчерү юлы белән кабул ителергә тиеш”, – дип билгеләп узды ул бу уңайдан.

Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бюджетының яртысыннан артыгы мәгариф тармагына сарыф ителүгә карамастан, мәктәп, барыбер, бюджеттан тыш өстәмә матди чыганаклар җәлеп итүгә мохтаҗ. Күп кенә әти-әниләр, чыгарылышлар үз мәктәпләренә ярдәм итәргә әзер. Шул ук вакытта мэр әти-әниләрдән мәҗбүри рәвештә акча җыюга бәйле килгән шикаятьләрнең кимемәвен дә әйтеп узды.

“Әйдәгез сөйләшик: мәктәп фондларында башка бернинди акчалата эш йөртү булмасын, бары тик исәп-хисап счеты аша гына эшләргә кирәк”, – дип ассызыклады ул.

Искәртеп үтик: чарада төп доклад белән Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2014-2015 уку елында Казан мәктәпләрендә 200дән артык укучыга психология-медицина ярдәме үз вакытында күрсәтелгән. 1500ләп бала һәм үсмер Казанның “Ресурс” психология-медицина социаль үзәге дәресләрендә булган.

Чыгыш ясаучы билгеләп узганча, балаларның психологик халәте һәм иминлеге торышы аеруча игътибарга лаек. “Кызганыч ки, мәктәп укучысының, психологик халәтенә бәйле рәвештә, сәламәтлегенә зыян килү очраклары күзәтелә”, – диде ул бу уңайдан. Мәгариф идарәсе башлыгы укучыларның үз-үзен тотышының аномаль билгеләрен вакытында ачыклап, әти-әниләр, медицина хезмәткәрләре белән берлектә, чаралар күрергә өйрәнү заруриятен билгеләп узды. Илсур Һадиуллин Андрей Поминовка мөрәҗәгать итеп, укытучыларның квалификациясен күтәрү курслары программасына яшүсмерләрнең үз-үзләрен суицидаль тотышын профилактикалау мәсьәләләрен кертүне сорады.

“Физик культура дәресләрендә, тәнәфесләрдә җәрәхәтләнү-имгәнү куркынычы аеруча зур булып кала бирә. Шулай да, күрелгән чаралар комплексы балалар җәрәхәтләнү-имгәнүләре санын уртача 2 тапкырга киметте”, – дип сөйләде мәгариф идарәсе башлыгы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20