Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.03.2015

Илсур Метшин Россия төбәкләре башкалалары рейтингында өч баскыч түбән төшкән

Казан мэры Илсур Метшин "Рейтинг" мәгълүмати коммуникациләр үзәге төзегән Россия төбәкләре башкалалары мэрлары рейтингында өч баскыч түбән төшкән.

Рейтингны төзегән вакытта тикшерүчеләр ачык чыганаклар материалларына һәм инсайдерлык мәгълүматларыннан файдаланган. Әмма "Рейтинг" мәгълүмати коммуникациләр үзәге белгечләре төбәк һәм федераль экспертлар фикеренә төп игътибарны биргән. Нәкъ менә әлеге чыганак аларның эшенең ахыргы нәтиҗәләрен билгеләгән. Россиянең күпчелек субъектлары буенча төп мәгълүмат 2015 елның февраль азагы - март уртасында җыелган.

Рейтингның беренче бишлегенә икенче урыннан беренче баскычка күтәрелгән Краснодар башлыгы Владимир Евланов, Төмән башлыгы Александр Моор (өченчедән икенче урынга), Белгород башлыгы Сергей Боженов (бишенче урыннан өченче урынга), Казан башлыгы Илсур Метшин (беренче урыннан дүртенче урынга төшкән) һәм Салехард башлыгы Иван Кононенко (дүртенче урыннан бишенчәгә төшкән) кергән.

Казан мэрына карата әлеге тенденцияне экспертлар "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгынны тискәре йогынтысы белән аңлаталар.

"Әлеге фаҗига китергән проблемалар экспертлар бәясенә тәэсир итми калмаган", - диелгән тикшеренүдә.

Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре башлыклары Сергей Собянин һәм Георгий Потавченко 8нче һәм 13нче урыннарны биләгән.

Искәртеп узабыз: Россия шәһәрләре башлыкларының февраль рейтингында Илсур Метшин беренче урынны алган иде.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20