Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.03.2016

Илсур Метшин "Рубин" футболчылары белән очрашты

 "Рубин" футбол клубы президенты Илсур Метшин, сезон башланыр алдыннан, команда уенчылары белән очрашты. Очрашу клубның яңартылган базасында узды.

Клуб президенты яңа уенчылар Андрей Пилявский, Мийо Цакташ, Денис Ткачук һәм Эмиль Бергстремны аерым сәламләде, аларның "матур футбол" күрсәтүен теләде. Илсур Метшин командага клубны үстерү буенча алда көтелгән җитди планнар, башкарылган эшләр һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләде.

Россия чемпионатының 19нчы туры матчын "Рубин" 5 март, шимбә көнне "Kazan-Arena"да Краснодарның "Кубань" командасына каршы үткәрә. Уен 17.00дә башлана, дип хәбәр итә команданың матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20