Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2015

Илсур Метшин "Рубин" турында: "Безнең бурыч - турнир таблицасында лаеклы урынны кайтару"

Илсур Метшин "Рубин" турында: "Безнең бурыч - турнир таблицасында лаеклы урынны кайтару"  "Рубин" ФК президенты вазифасына билгеләнү Казан мэры Илсур Метшин өчен көтелмәгән хәл булган. Бу хакта шәһәр башлыгы бүген журналистлар белән очрашу барышында белдерде.

"Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге "Рубин" клубының попечительләр советы утырышында миңа президент сыйфатында клубны җитәкләргә тәкъдим ителде. Дөресен әйтәм, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Шуңа да карамастан, бу хакта фикер алышынган һәм минем фамилия беренче юлларда торган. Бу минем өчен зур җаваплылык. Бүгенге көндә безнең өчен "Рубин" ФК яраткан клуб, яраткан команда гына түгел. Ул башкалабызның Сөембикә манарасы, Кремль, чәкчәк кебек үк бренды, аның аша Казан турында читтә дә беләләр", - диде Метшин журналистларга.

Мэр сүзләренчә, ун ел элек ул шәһәрне җитәкләгәч, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ул чакта традиция буенча клубны җитәкләргә тәкъдим иткән. Әмма ул чакта бурычлар булган, шул исәптән өр-яңалары, шуңа да Илсур Метшин карарны өч елга кичектереп торуны сораган. 

"Гомумән, без попечительләр советында иганәче, попечительләр арасында ротация булачак дип килештек, "Связьинвестнефтехим"нан республика вәкиле Александр Гусев булды. Минемчә, киләсе вәкил "Таиф"тан булачак", - дип белдерде мэр.

Искәртеп узабыз: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 31 августта Билалетдиновка "команданың уйнау дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле", үз теләге белән отставкага китәргә тәкъдим иткән иде. Россия чемпионатының җиде туры нәтиҗәләре буенча "Рубин" турнир таблицасында арттан икенче урынны били. Бүген иртән "Рубин" футбол клубының попечительләр советы утырышы булды.

Совет утырышында "Рубин" ФК президенты Валерий Сорокинның отставкасы кабул ителде. Аның тәкъдиме белән "Рубин"ның  яңа президенты итеп бертавыштан Казан мэры Илсур Метшин сайланды. Попечительләр советы "Рубин"ның яңа президентына клубның баш тренеры Ринат Билалетдинов белән контрактны өзүне йөкләде.

"Рубин" тарихын булдырган барлык кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Мин безнең футбол клубының элеккеге президентларының барсын да чакырачакмын. Без, һичшиксез, киңәшләшәчәкбез, шул исәптән тренерны сайлау буенча да. "Рубин" президенты булган Валерий Сорокин клубта финанс тәртибе, үтә күренмәлелек урнаштыра алды", дип билгеләп үтте ТР башкаласы мэры.

"Бүгенге көндә "Рубин"ның турнир таблицасында артта баруның сәбәпләре бик күп. Безнең бурыч - турнир таблицасында лаеклы урынны кайтару, җанатарларны сөендерү, трибуналарны тамашачылар белән тутыру, яраткан командага теләктәшлек итү", - дип ассызыклады Метшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20