Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.03.2016

Илсур Метшин "Рубин"ның бюджетын ачкан

Команданың узган чемпионатта канәгатьләндерерлек чыгыш ясамавы сәбәпле, "Рубин " футбол клубының бу сезонга чыгымнары киметелгән, ул 50 млн евро тәшкил итә. Бу хакта ТАССка клубның президенты Илсур Метшин белдергән.

Искәртәбез: Казан мэры Илсур Метшин "Рубин" президенты вазифасына узган елның сентбярь аенда билгеләнде. "Бу сезонны без 50 млн евро күләмендә бюджет белән башладык, - дигән ул. - Без чыгымнарыбызны җитди киметтек. Моның сәбәбе -  турнир таблицасында биләгән урыныбыз (5нче урын - Т-и искәрмәсе). Безнең акционерлар һәм иганәчеләр моны һәм сатып алуларны игътибар белән күзәтеп бара".

Бюджетны арттыру ихтималы илдәге икътисади вәзгыятькә бәйле булачак, дип билгеләп үткән клуб президенты. "Финанс елы башлана гына. Бөтенесе дә нефть бәясе һәм рубль курсына бәйле булачак, шуңа да хәзер, предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен, икътисадтагы позицияне саклап калу зарур. Безнең иганәчеләр әйдәп баручы компанияләр санала, шул исәптән дөнья күләмендә", - дигән ул.

И.Метшин билгеләп узганча, клуб каршына торган бурычларын үтәү - илнең иң яхшы клублары арасына керү өчен - лигада икенче-өченче бюджетка ия булырга  кирәк.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20