Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.08.2016

Илсур Метшин шәһәрдә территориаль иҗтимагый үзидарәләр мәсьәләсен хәл итүне йөкләде

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр районнары һәм башкарма комитет подразделениеләре җитәкчеләрен территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) үсеше өчен уңай шартлар тудыруда эшне көчәйтергә өндәде.

Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева бүген мэриядә барган киңәшмәдә шушы юнәлештәге эшкә хисап тотты.

Андреева сүзләренчә, җирле үзидарә турындагы закон гражданнарга подъездларда, йортларда, урамнарда һәм торак комплекслардагы территориаль иҗтимагый үзидарәләр аша җирле үзидарә эшендә катнашу хокукы бирә. ТИҮ җирле үзидарә органы булмый, шулай да, андый оешмалар хакимиятнең халык белән элемтәсе өчен мөһим звено булып тора дип саный ул.

Хәзерге вакытта республикада ТИҮ хәрәкәтенә актив ярдәм күрсәтелә. Моңа, аерым алганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычлары белән ТИҮ җитәкчеләренә хезмәт хакына субсидия бүлеп бирү һәм “ТРның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” исеменә конкурс уздыру сәбәп булган.

Үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча Казан ТИҮләре гомуми 17 млн сумлык 42 грант алуга ирешкән. Бөтен акча бистәләрне уңайлыклар белән тәэмин итүгә тотылган, шулай ук 20 балалар һәм спорт мәйданчыгы, тагын 9 бункер мәйданчыгы җиһазландырылган. Отылган грантлар ТИҮләрнең шәһәр халкы өчен өстәмә акча җыю буенча эшчәнлеген җанландырып җибәргән. Андреева сүзләренчә, дәүләт ярдәмен күреп, гражданнар үз тирәлекләрен тәртипкә китерүгә акча җыя башлый, кайчак хәтта химаячылар да җәлеп итәләр.

Мисалга, Киров һәм Мәскәү районнарында 4 ТИҮ грант откан, хакимият туфрак биргән, шунда яшәүчеләр акча кушып, балалар өчен уен мәйданчыгына җиһазлар алган.

Идел буе районының “Петровский” территориаль иҗтимагый үзидарәсе грант һәм җыелган акчага рус-татар зиратын тәртипкә китереп, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә стела урнашырган. Һәм мондый мисаллар йөзләрчә, дип билгеләп үтте докладчы.

Шул ук вакытта Казан ТИҮләренең проблемалы мәсьәләләре дә юк түгел. Мисалга, андый берләшмәләрнең һәммәсе дә юридик зат рәвешендә формалашмаган, бөтен урында да ТИҮ оешу өчен шартлар юк.

Людмила Андреева шәһәр башкарма комитеты подразделениеләре башлыкларын ТИҮләр җиткчеләрен укыту буенча семинарлар уздырырга, шулай ук аларга төрлечә ярдәм кулы сузарга өндәде.

“ТИҮләр – ул хакимиятнең халык белән элемтәсе өчен мөһим звено. Алар безнең союздашлар. Без республикбыз Президентына шундый карар кабул ителгәне өчен рәхмәт. ТИҮләрнең тырышлыгы, эшчәнлеге җитәкчелек тарафыннан билгеләүен күрү аларның үзләре өчен мөһим”, - дигән фикердә Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы Л.Андреевага район башлыклары белән берлектә ТИҮләр урнашуда проблемалы мәсьәләләрне чишү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тәкдим итте. Аларның шактыеның үз чараларын уздыру урыны юк. Башкарма комитет идарәләре һәм комитетлары башлыкларына мэр И.Метшин ТИҮ җитәкчеләре һәм лидерлары арасында аңлату эшләре алып барырга өндәде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20