Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.12.2015

Илсур Метшин: “Теләсә кайсы төбәкнең, шәһәрнең үсеше эшләп торган зур төзелеш краннары күплегеннән, калкып чыга барган биналар күплегеннән күренә”

Илсур Метшин: “Теләсә кайсы төбәкнең, шәһәрнең үсеше эшләп торган зур төзелеш краннары күплегеннән, калкып чыга барган биналар күплегеннән күренә” Казан каласында быел 20 балалар бакчасы, универсаль 18 спорт мәйданчыгы, ачык типтагы физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексы, ябык боз шугалагы, 1375 укучы белем алырлык һәм республикада иң эреләрдән булган 179 нчы номерлы мәктәп һәм социаль ипотека программасы буенча 5 йорт төзелгән.

Йортлар ишегалларында һәм мәктәпләр ишегалларында төзелгән әлеге универсаль спорт мәйданчыклары республика бюджетыннан финансланган, шуның өчен 60,6 млн сум акча каралган булган. Яңа Савин районында 2 спорт заллы, 2 актлар заллы, хореография заллы, 25 метрлы бассейнлы, киностудияле, типографияле 179 нчы мәктәпне салу 815 млн сумга төшкән.

Гомумән алганда, 2015 елда Казанда социаль объектларны төзү эшенә 10 млрд сум акча тотылган. Социаль объектларны төзү буенча каралган барлык программалар тулысынча үтәлгән. Инвестицияләрнең төп өлешен ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды чаралары тәшкил итә - 7,6 млрд сумм. Шул акча социаль ипотека программасы буенча “Салават күпере”, Оренбург тракты буенча М-14 микрорайонындагы йортларны төзү эшенә юнәлдерелгән. Яңа районнарны төзегәндә, параллель рәвештә, социаль инфраструктураны булдыру беренчел бурыч булып тора.

Бүген Казан мэриясендә үткән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның Капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигулин, шул рәвешле, елның төзелеш тармагы нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, Казанның Киров районындагы “Салават күпере” дип аталган яңа торак районы беренче чираты 4 кварталдан, гомуми мәйданы 384, 1 мең кв. м мәйдан булган 6392 фатирлы 22 торак йорттан гыйбарәт була. 13 нче номерлы кварталда урнашкан гомуми мәйданы 15,2 мең кв.м булган 255 фатирга исәпләнгән 5нче номерлы беренче йорт инде файдаланышка тапшырылган. 1079 фатирга исәпләнгән тагын 4 йорт исә тапшыруга әзерләнә. Торак район территориясендә 520 урынга исәпләнгән 2 балалар бакчасы төзелеп беткән, ел беткәнче ачылачак, хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. “Салават күпере” торак комплексын төзүнең икенче чираты буенча гомуми мәйданы 192 мең кв.м тәшкил иткән 3179 фатирга исәпләнгән йортларны төзү эше башлана.

Шулай ук Идел буе районындагы М-14 микрорайонында гомуми мәйданы 50,4 мең кв.м булган 854 фатирга исәпләнгән 4 торак йортны төзү эше дәвам итә. Микрорайон территориясендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы файдаланышка тапшырырга әзерләнә. Барысы 45 гектардан артык мәйданлы участокта 219 мең кв.м мәйдан булган 3628 фатирлы торак һәм ихтыяҗ булган социаль-мәдәни рекрацион инфраструктура төзеләчәк, дип аңлатты идарә башлыгы Марат Сәмигуллин.

2016 елның I кварталында Оренбург трактында 306 фатирга исәпләнгән 3нче номерлы йорт файдаланышка тапшырылачак. Биредә шулай ук 260 урынга каралган балалар бакчасы төзелгән.

Социаль өлкәгә карый торган объектларны төзү эшенә барлык дәрәҗәдәге бюджеттан 431,170 млн сум күләмендә матди чаралар бүлеп бирелгән.

Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин сүзләренчә, ил икътисадында кризис булуга карамастан, Татарстан Президенты ярдәме белән Казанда төзелеш темплары күрсәткечләре яхшы. “Без елны кризис вакытында предприятиеләребез нишләр икән, дигән шикле уйлардан башлап җибәргән идек. План бик киеренке булды. Һәр ел саен без нигез чокырыннан башлыйбыз һәм ел ахырында иң катгый нормативлар буенча, алдан әйтелгән вакытка туры китереп, социаль объектларны файдаланышка тапшырабыз һәм, әйтергә кирәк, без инде моңа күнеккән дә. Россиядә ел дәвамында социаль объектларны төзи башлап, шул ук елда аларны файдаланышка тапшырган башка мондый төбәкләрне эзләп табарга кирәк әле. Без социаль объектларны төзү буенча каралган барлык программаны үтәдек”, - дип канәгатьлек белдерде Казан каласы башлыгы. Теләсә кайсы төбәкнең, шәһәрнең үсеше эшләп торган зур төзелеш краннары күплегеннән, калкып чыга барган биналар күплегеннән күренә, дип, Илсур Метшин бу уңайдан төзүчеләр адресына рәхмәт сүзләре әйтте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20