Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2016

Илсур Метшин төрле төзелеш мәйданчыкларында “Свей” компаниясенә өлеш кертеп фатир төзетүдә алданганнар вәкилләре белән очрашты

Казан мэры Илсур Метшин торак төзелешенә өлешкә кереп фатир алучылар программасы буенча салына торган йортларны карап йөрүен дәвам итә. Әлеге программа буенча мәсьәлә катлаулы. “Фон” компанияләр төркеме төзегән берничә объект белән бергә, шәһәр башлыгы “Свей” ҖЧҖ тарафыннан төзелеп бетмәгән 4 йортта да булды. Биредә ул башкарыласы эшләрнең күләмен бәяләде һәм өлешкә кереп фатир төзетүдә алданганнарның вәкилләре белән очрашты. Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, “Свей” ҖЧҖ баш инженеры Сергей Гордеев, “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе һәм ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге вәкилләре катнашты.

Беренче мәйданчыкта Илсур Метшинны өлешкә кереп фатир төзетүдә алданганнарның актив төркеме каршы алды. Төзелеш мәйданчыгында эшләр берничә ел дәвамында тукталып тора. Аларны борчыганы - Чистай урамы һәм Әмирхан проспекты чатында урнашкан 68 нче кварталдагы 2 йорт 320 фатирга исәпләнгән, аларның барысы да сатылып беткән. “Свей” фирмасы 2007 елда төзи башлаган объект 2012 елда файдаланышка тапшырылырга тиеш булган. Ләкин йортны төзүче бөлгенлеккә төшеп, төзелеш эшләре туктатылган. Әле тагын башкарылган эшләр буенча бик күп хилафлыклар ачыкланган. Шунлыктан, йортларны файдаланышка тапшыра алмыйлар. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, йортның конструкциясен – фасад элементларын, эчке терәк баганаларны ныгытырга кирәк. Казан мэры билгеләп үткәнчә, йорт төзегәндә килеп чыккан “хаталарны төзәтү” беренче чиратта хәл итәсе мәсьәлә булып тора.

Илсур Метшинның Татарстан Президентына юллаган мөрәҗәгатеннән соң, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы йортларны тикшереп чыгуны йөкләгән. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә белгечләр биналарның конструктивлыгы куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве турында нәтиҗә чыгарган. Башкарыласы эшләр күләме билгеләнгәннән соң, “Татинвестгражданпроект” карар проектын эшләячәк. “Карар проектлары әзер булгач, барыбыз бергә җыелып, йортларны файдаланышка тапшыру вакыты күрсәтелгән “юл картасын” төзибез. Йортлар дөрес төзелмәгән, бу турыда объектларны проектлаган һәм төзегән “акыллы башлар” түгел, ә республика белгечләре җиткерә. Без ул вакытта бу хаталарны әйткән идек”, - дип мөрәҗәгать итте алданган “өлешчеләр”гә Илсур Метшин.

“Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары Андрей Морозов сүзләренчә, белгечләр проект документациясен кыска вакыт аралыгында – бер ай-ай ярым эчендә әзерләргә тырышачаклар. Әлеге документ нигезендә башкарыласы эшләрнең гомуми бәясе ачыклана, шуннан соң гына йортның кайчан файдаланышка тапшырылу вакыты билгеле була.

Шунысын дә әйтергә кирәк: әлегә тикшерү органнары “Свей” фирмасының законнарны ни дәрәҗәдә үтәп эш башкаруын ачыклый. Алай гына да түгел, аның җитәкчесе Рәшит Аитов кулга алынган. Алданучылар мэрдан әлеге каршылыкларның төзелеш эшләренә “ни дәрәҗәдә зыян салу ихтималы” барлыгы турында кызыксындылар. “Баштарак бу йортлар төзелеп бетәр һәм халык үз фатирларын ала алырмы дигән шик бар иде. Бәхеткә, белгечләр безгә уңай җавап бирделәр, хаталарны төзәткәннән соң, йортларны төзеп бетереп, аларны файдаланышка тапшырырга мөмкин булачак. Тикшерү органнары әле эшләрне тәмамламады, ялган затлар исеменә язылган теркәлмәгән активлар ачыклана, шул исәптән җир биләмәләре дә. Әлеге эш нәтиҗәләре өлеш кертеп фатир төзетүдә алданганнарга хәбәр ителәчәк”, - диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин карап киткән икенче объектта да нәкъ шундый хәл. Достоевский урамы, 57 адресы буенча төзелә торган йорт 373 фатирга исәпләнгән. Һәм әлеге бина да нормативлар буенча төзелмәгән. Хәзерге вакытта йорт куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми, шунлыктан, аны файдаланышка тапшырырга ярамый. Монда да эшләрне дөрес итеп башкарасы бар. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, ярыклар барлыкка килмәсен өчен бинаның конструкциясен ныгытырга кирәк. Проект эшләнгәннән соң йортны шулай ук “юл картасына” кертү мөмкин булачак.

Казан мэры иң ахырдан Бехтерев һәм З.Космодемьянская урамнары очрашкан турыда урнашкан, инде төзелеп беткән, ләкин файдаланышка тапшырылмаган 146 фатирга исәпләнгән йортны карады. Шәһәр штабы башкарган эшләр нәтиҗәсендә, объект шушы арада хуҗаларга тапшырылачак. Бу атнада рөхсәт бирү кәгазенә имза куелыр дип көтелә. “Бу Азат Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге штаб, Төзелеш министрлыгындагы хезмәттәшләрнең һәм подрядчыларның уртак эше нәтиҗәсе. Фирма җитәкчесе кулга алынуга карамастан, без йортны төзеп бетерә алдык. Калган йортлар буенча карар проектлары әзер булганын көтәргә кирәк, аннан соң Төзелеш министрлыгы белән бергә “юл картасын” эшләп, төзелешне тәмамлау һәм йортларны файдаланышка тапшыру вакытын билгелисе кала. Бу бик катлаулы эш, матди чаралар җитәрлек түгел, ләкин тикшерү органнары безнең файдага эшли – алар төзүченең активларын ачыклый”, - дип тәгаенләде Илсур Метшин. Һәм ул өлешкә кереп фатир төзетүдә алданганнарга “Свей” компаниясе төзеп бетермәгән һәр йортның контрольда булуы турында әйтте, диелә Казан каласы Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20