Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2015

Илсур Метшин: “Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм үтәү мөһим”

Бүген Казан мэриясендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкаладагы янгын куркынычсызлыгы торышы турында сөйләшү булды. Казан шәһәре башкарма комитетының Гражданлык сакчылыгы идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов белдерүенчә, узган елда Казанда 890 янгын килеп чыккан. Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 0,22 процентка артык. Аларда 40 кешенең гомере өзелгән, 50 кеше җәрәхәтләрнән, имгәнгән, барлыгы 302 кешене коткарып калганнар. Янгыннар 29 млн. сумлык югалтуларга китергән. Былтыр җитештерү биналарында килеп чыккан янгын очракларларының, 2013 ел белән чагыштырганда, 42 процентка кимүе күзәтелсә дә, сәүдә объектларында булган янгын очраклары 36 процентка арткан. Ни үкенеч, башкалада теркәлгән янгыннарның яртысыннан күбрәге торак секторларына, аеруча шәхси йортларга туры килә. 2013 елда шундый 271 янгын теркәлсә, былтыр 291 очрак күзәтелгән. Фердинант Тимурханов әйтүенчә, шәхси йортларда теркәлгән янгын очракларының күпчелеге имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларга туры килә. “Мондый бәхесезлек очракларын киметү өчен, бу эшчәнлеккә бистә старосталарын җәлеп итәргә кирәк. Алар имин булмаган гаиләләргә йөреп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатсалар, янгыннар азрак килеп чыгар иде”, - дип сөйләде ул.

Торак секторда ут чыгуның сәбәпләре төрле. Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә, 367 (41 процент), электр җайланмаларыннан файдаланган очракта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында, 202 (23 процент), мич җайланмаларын файдаланганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә,102 янгын (11 процент) килеп чыккан. “Быел безгә шәхси торак секторларын һәм дачаларны ут сүндергеч баллон һәм янгын сүндерүнең башка чаралары белән тәэмин итү эшчәнлеген оештыру зарур. Бер ут сүндергечнең бәясе бүген 350-400 сум тәшкил итә. Миңа калса, аны алырга һәркемнең көченнән килә”, - диде Фердинант Тимурханов.

Аның сүзләренә караганда, 28 м.дан югарырак катлы биналарда килеп чыккан янгыннарны сүндерү аеруча авырлык тудыра. Казанда андый биналарның саны – 431, шуның 417се – торак йортлар. Былтыр югары этажлы торак йортларда 14 янгын очрагы теркәлгән. Аларның күбесендә кешеләр тормышына чын-чынлап куркыныч янаган. Йорт янында калдырылган машиналарның күп булуы сәбәпле, тиешле урында баскычлы автомобиль куеп булмау, янгын сүндерү өчен каралаган краннарның төзек булмавы сүндерүчеләрнең эшен тагын да катлауландырган. Күп кенә яшәүчеләр, үз белдекләре белән, балкондагы эвакуация баскычларын алып ата. Бу да янгын вакытында исән калу мөмкинлеген киметә.

“Казанның Тирән күл, Займище, Иске Аракчино торак массивларында янгынга каршы су белән тәэмин ителеш бөтенләй юк, тагын 23 торак массивта ул тиешле таләпләргә туры килми”, - дип сөйләде Гражданлык сакчылыгы идарәсе җитәкчесе.

2014 елда “Водоканал” оешмасы янгынга каршы су белән тәэмин ителешнең тышкы чыганакларын рәткә китерү һәм төзекләндерү буенча зур эш башкарды: гомуми суммасы 2,2 млн. сумлык барлыгы 181 гидрант төзекләндерелгән, 15 млн. сумлык су үткәргеч челтәрләре яңадан салынган. Шуңа да карамастан, бүген башкалада ватык гидрантларның саны 504кә, яраксыз янгын сүндерү сулыкларының саны 64кә тигез.

“Әйе, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү – кыйммәткә төшә торган әйбер. Ут чыгуга каршы профилактика һәм кагыйдәләрне үтәү билгеле бер матди чыгымнар сорый. Әмма янгыннан китерелгән зыян, аларга караганда, йөзләгән мәртәбә артыграк булырга мөмкин”, - дип сөйләде Фердинант Тимурханов һәм быел башкалада янгын куркычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык тиешле чаралар күреләчәге турында җиткерде.

“Казанда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә зур эшчәнлек алып барыла. Безгә бу эштә үзебезгә үк үрнәк күрсәтергә кирәк. Һәрберебезнең өендә ут сүндергеч баллон булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Казан мэры Илсур Метшин җитәкчеләргә. Ул бу уңайдан системалы рәвештә эшләргә һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кагыйдәләре турында халыкка вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә мәгълүмат җиткерү зарурияте турында сөйләде, бу эшнең мәктәпләрдә үткәрүнең әһәмиятлеген ассызыклады.

“Янгын вакытында саклык чараларыннан тыш, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм үтәү дә мөһим. Коткарылучыларның саны күп очракта аларның үз-үзләрен тотышларына бәйле. Мондый чакта, гадәттә, югалып калмаучылар, паникага бирелмәүчеләр һәм үз-үзен ни рәвешле тотарга кирәклеген белүчеләр коткарыла. Шуңа күрә моңа да игътибар итәргә”, – кирәк дип билгеләп узды мэр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20