Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.01.2016

Илсур Метшин Казан урамнарының берсенә Әсгать Галимҗанов исемен бирүне хуплады

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкының Казан урамнарының берсенә күренекле хәйрияче Әсгать Галимҗанов хөрмәтенә аның исемен бирү турындагы фикерне хуплап чыкты.

“Яхшылык — ул һәрвакытта да акчалата ярдәм дигән сүз түгел, гадәттә, бу - битараф булмау. Битараф булмаучы кешегә мисал буларак мин Әсгать Галимҗановны китерә алам. Минем интернет кабул итү бүлегенә аның исемен мәңгеләштерү турында мөрәҗәгатьләр килә. Мин шәһәр халкының тәкъдименә теләктәшлек белдерәм. Әлеге шәхес – халык хәтерендә сакланырга лаек кеше. Гомере буе тыныч кына изге эшләр башкарган, безнең өчен үрнәк ул”, - диде Илсур Метшин бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Шәһәр башлыгы топонимика комиссиясенә Ә.Галимҗанов исеме бирелергә мөмкин булган урамны сайлау, җәмәгатьчелек белән бергә хәл итү һәм Казан шәһәре Думасында раслау бурычын йөкләде.

Искәртеп узабыз: Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов 1936 елның 2 мартында ТАССРның Апас районы Болын Балыкчы авылында туган. Ә.Г.Галимҗанов сигезьеллык белеме алуы турында аттестат алгач, колхозда эшли башлаган. Аннары 4 ел армиядә хезмәт иткән. Милиционер, автокран йөртүче һәм колхоз базарында олаучы булып эшләгән, азык-төлек калдыкларын үз хуҗалыгында терлекләргә азык буларак кулланган. Башта Казанның 1 нче интернат–йортында тәрбияләнүче балаларга кәнфитләр, уенчыклар һәм бүләкләр сатып алган. Еллар узгач, Ә.Галимҗановның хәйриячелек эшчәнлеге киңәеп, аны республикадагы балалар йортларындагы сабыйлардан кала, читтә дә – Башкортстан, Чувашия һәм башка күрше төбәкләрдә дә беләләр. Шулай ук Чернобыль афәте, Армениядә җир тетрәү, Грузиядә кар ташкыны, “Курск” су асты көймәсе бату, Көньяк Осетиядә хәрби чуалышлар кебек фаҗигаләрне кичергән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән. Ә.Галимҗановның актив хәйрия эшчәнлеге югары дәүләт бүләкләре - "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденнары, Л.Толстойның "Балаларны яклау эшенә керткән өлеш өчен" алтын медале белән бүләкләнде, "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелде. Ул хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы әгъзасы иде. 2007 ел ахырында Мәскәүдә аңа Андрей Первозванныйның “За Веру и Верность” халыкара премиясе тапшырылды. Әсгать Галимҗанов хәйриячелек эшчәнлеге елларында балалар йортларына 80 гә якын автомобиль (автобуслары гына да - 75) бүләк иткән. Казан үзәгендәге Хәйрияче һәйкәленең үрнәге нәкъ менә ул булды.

Әсгать ага Галимҗанов быел 3 гыйнварда 80 нче яшендә бакыйлыкка күчте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20