Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.01.2016

И.Метшин 2030 елга кадәр Казанның социаль-икътисади үсеше стратегиясен эшләүне йөкләде

 Казанда якын көннәрдә шәһәрнең 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләүгә керешәчәкләр. Казан мэры Илсур Метшин эшче төркем булдырырга һәм аңа экспертларны, депутатларны, эшмәкәрлек вәкилләрен, иҗтимагый оешмаларны һәм яшьләр берләшмәләрен кертүне йөкләде. Әлеге карар кичә Башкарма комитетның икътисади блогы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә игълан ителде. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, аның икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Аппарат җитәкчесе Игорь Сивов һәм Финанс идарәсе башлыгы Радик Шәфигуллин катнашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Документ өстендә эшкә оештыру комитеты булдырылган, аңа Башкарма комитет бүлекчәләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр берләшмәләре, фәнни оешмалар һәм депутатлар корпусы вәкилләре керәчәк.

Киләсе бишьеллыкка социаль-икътисади үсеш программасы 2030 елга кадәрге шәһәр үсеше стратегиясенең дәвамы булачак. Программа үз эченә логик яктан бер-берсе белән бәйләнгән шәһәр хуҗалыгы тармаклары үсеше буенча әзерләнгән муниципаль программаларны ко

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20