Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2015

И.Метшин: “Пенсионерларыбызның яңа белемгә омтылулары соклану хисе уята!”

 Казанның Өченче буын университетында яңа уку елы “Gaudeamus” студентлар гимны белән башланып китте. Белем бирү курслары пенсионерларга үзенең ишекләрен инде менә тугызынчы тапкыр ача. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин университет тыңлаучыларын яңа уку елы белән котлады һәм өлкән буын вәкилләренә белемгә омтылулары өчен соклануын белдерде. “Безнең һәрберебез көн саен яңа белемнәр ала, үзенең хаталарында өйрәнә. Әмма сезнең эшегез – яңа белемнәргә омтылуыгыз зур ихтирам һәм соклану уята”, - дип мөрәҗәгать итте университет тыңлаучыларына Казан мэры. Яңа уку елы башлануны бәйрәм итү тантанасы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында узды, бирегә Казанның “өлкән студентлары” җыелган иде.

Казанда инде 2007 елдан алып өлкән яшьтәге студентларга белем бирү эше алып барыла, шушы еллар эчендә 35 мең пенсионер университет тыңлаучылары булырга өлгергән, шуларның 15 меңе – ТР башкаласында яшәүчеләр.

Котлау сүзләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов та кушылды: ул залдагы пенсионерларга актив тормыш позициясе алып барулары өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәм уңаеннан РФ халык артисты, профессор Анатолий Шутиков дирижерлыгында ТР Халык музыка уен кораллары дәүләт оркестры чыгыш ясады. Музыкаль бүләктән кала, студентларны “спорт” сюрпризы да көтә иде. Шәһәр җитәкчесе иң яхшы 100 өлкән яшьтәге студентка бассейнга йөрү өчен абонемент бирелүен хәбәр итте. Иң яхшыларны сайлау хокукы Өченче буын университеты җитәкчелегенә тапшырыла.

Тантана ахырында И.Метшин университет тыңлаучыларына киләчәктә дә йөрәкләре белән яшь калуларын, якыннары һәм туганнары тарафыннан бары тик мәхәббәт һәм кайгыртучанлык кына тоюларын теләде.

Өченче буын университеты – белем бирү һәм аралашу программасы, ул 2007 елның мартында булдырылган. Әлеге проект пенсионерлар һәм ветераннар арасында зур кызыксыну уятты. Бүгенге көндә Өченче буын университеты кысаларында төрле юнәлештәге 11 бушлай белем бирү программасы эшли. Өченче буын университетында укулар октябрьдән алып майга кадәр дәвам итәчәк. Университет тыңлаучысы булыр өчен теләк һәм пенсия таныклыгы булу сорала. Бу елга студентларны җыю 19 сентябрьдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә һәм Россия Пенсия фондының Казанның Вахитов районы буенча идарәсендә башкарылачак, диелә башкала мэриясе сайтында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20