Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2016

И.Метшин: “Штрафлар – шәһәр казнасын тулыландыру ысулы түгел, ә ваемсыз җитәкчеләр белән эшләү коралы”

Узган кышкы чорда Казанда шәһәрнең тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очракларының күпчелек өлеше коммерция оешмаларына туры килгән. Җәмгысе 300ләп хилафлык ачыкланып, территорияләрен кардан арындырырга, бозлавыкка каршы чаралар күрергә тиешле булып та, әлеге эшләрне җиренә җиткереп башкармаган объектлар хуҗаларына тиешле чаралар күрелгән.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов хәбәр итте. Шулай да, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бу мәсьәләдә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Әйтик, былтыр шул ук чорда башкаланың тышкы төзекләндерү кагыйдәләренә системалы рәвештә бармак аша караган коммерция объектлары 500ләп мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган булган.

Әлфир Шәмсетдинов әйтүенчә, уңай динамика карны төяп чыгару һәм утильләштерү буенча төзелгән килешүләр саны артуга да бәйле. Быел тикшергәннең 80 процент очрагында шундый килешүләр булган. Былтыр бу күрсәткеч 60 процент тәшкил иткән. Ул идарәнең аерым игътибары торак оешмалары эшчәнлегенә юнәлтелүен билгеләп, торак милекчеләре ширкәтләренең, идарә оешмалары, торак-төзелеш кооперативларының төп өлеше кышкы чорда территорияләрне тәртиптә тоту буенча эшне тиешле дәрәҗәдә башкарды, диде. Шулай да, хисап чорында бу төр оешмаларга караган 63 территориядә шәһәрнең тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары фаш ителгән. Аерым алганда, “Уютный дом”, “Старый город”, башкаланың Идел буе, Мәскәү, Авиатөзелеш районнары торак-коммуналь хуҗалык идарә компанияләренә мөнәсәбәттә берничә тапкыр административ җәза чаралары күрелгән.

Узган кышта һава температурасы 75 тапкыр уңайдан тискәрегә үзгәргән. Шунлыктан, территориләрне кардан арындыру эшләре норматив буенча башкарылмаган урыннарда даими рәвештә бозлавык барлыкка килгән. Шәһәрдә шундый 200ләп хилафлык ачыкланып, хуҗалык иткән субъектларга карата штрафлар салынган.

Башкаланың урам-юл челтәрен кардан арындыру эшләрен вакытында башкармаган 10 подряд оешмасына шелтә белдерелгән. Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан бу мәсьәләдә, нигездә, муниципаль килешү буенча эшли торган оешмаларга караган территорияләрдә 30лап хилафлык ачыкланган.

Мәскәү районныннан кала, барлык районнарда машиналар йөри торган юл белән яшеллек зоналары арасында кар туплануга, шулай ук квартал эчендәге юлларны чистартмау, җыештырылган карны вакытында төяп чыгармауга бәйле сораулар актуаль булган. Административ-техник инспекция идарәсе йогынтысы нәтиҗәсендә, алар уңай якка хәл ителгән.

Кышкы чорда түбәләрне кардан, боз сөңгеләреннән арындыру мәсьәләсе дә – көн кадагында. 105 объектта бу мәсьәләгә салкын караганнар. Хилафлыкларның төп өлеше коммерция оешмаларына туры килсә дә, торак фондында да хәлләр мактанырлык булмаган – очракларның 30 проценты түбәдән кар көрәү эшләре өчен идарә оешмалары, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары җавап бирә торган йортларда теркәлгән.

Әйтик, Себер трактындагы 8нче йорт түбәсеннән кар өеме кеше өстенә ишелеп төшкән. Бәхеткә, аның сәламәтлегенә зыян салынмаган. Бу йортка хезмәт күрсәтә торган “Жилсервис” идарә оешмасы административ җаваплылыкка тартылган.

Әлфир Шәмсетдинов сүзләренчә, кышкы чорда рөхсәт ителмәгән 82 төштә кар түгү урыны ачыклаган. 7 процент очракта бу урам-юл челтәрен чистартканнан соң карны тиешле вакытында түкмәүгә бәйле булган, 73 процент очракта – утыртылган агач-куакларга зыян салып, милекчеләр территорияләрендә кар өемнәре туплауга.

“Җыеп кына әйткәндә, кышкы чорда территорияләрне тиешле тәртиптә тоту мәсьәләсендә 1,5 меңләп кагыйдә, закон бозучы теркәлгән. Аларга 12 млн сумлык штраф салынган”, – дип билгеләп үтте идарә башлыгы.

Казанның Административ-техник инспекция идарәсе тарафыннан 4 елга үткәрелгән анализ шуны күрсәткән: башкалада ел саен законсыз рәвештә чүп түгелә торган 46 урын бар, шуларның 7сен чүплеккә кертеп була. Шул ук вакытта чүпләнгән урыннарның ел саен уртача 25 процентка кимүе күзәтелә. Иң беренче чиратта, моңа чүп төягән машиналарның керү юлын киртәләү, проблемалы җирләрне милеккә тапшыру, шулай ук чүп кабул итә торган бункерлар санын арттыру хисабына ирешелә, диде Әлфир Шәмсетдинов.

Илсур Метшин билгеләп узганча, штрафлар – үзмаксат һәм шәһәр казнасын тулыландыру ысулы түгел, ә җавапсыз, ваемсыз җитәкчеләр белән эшләү коралы. Ул 2012 елдан бирле рөхсәтсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләр санының 2 тапкырга кимүенә, үз территорияләрен тәртиптә тотучы, бу мәсьәләгә җаваплы караучы объект хуҗалары санының 20 процентка диярлек артуына игътибар юнәлтеп, моның милекчеләр белән эш идеологиясе нәтиҗәсе булуына, киләчәктә дә бу юнәлештә эшчәнлекнең системалы рәвештә алып барылачагына басым ясады.

“Бу – безнең өчен өстенлекле юнәлеш. Пычрак урамлы яки рөхсәтсез урыннарда хасил булган чүплекле килеш төзекләндерелгән, чиста, имин шәһәр була алмый. Саннар эшнең алга баруы турында сөйли. Шулай да, аларны камиллеккә җиткерү өчен тырышырга кирәк”, – дип йомгаклады сүзен мэр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20