Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.12.2015

И.Метшин: “WorldSkills” дөнья чемпионаты – сезнең өчен яңа уңышларга ирешү мөмкинлеге”

2019 елда Казанда узачак һөнәри осталык “WorldSkills Competition” дөнья чемпионатында шәһәрнең иң яхшы осталары чыгыш ясаячак. Күпләр өчен бу бәйге инде таныш, мисал өчен, Казанның торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятендә укучы яшьләрнең региональ һәм федераль дәрәҗәдәге һөнәри осталык чемпионатларында берничә тапкыр призер булганнары бар.

Бүген көллият студентлары белән Казан мэры Илсур Метшин аралашып алды. Аны Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов һәм Казан каласы Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин озата йөрделәр, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

“4 ел эчендә сезнең әзерләнер һәм дөнья чемпионатында үзегезне иң яхшылары итеп күрсәтер өчен вакытыгыз бар, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин яшьләргә. - Әлеге чарада сезнең кебек үк яшьләр катнашачак. Сез ала торган һөнәрләр Татарстан өчен бик перспективалы булып тора. Шуңа да сезнең тәҗрибәләрегез безгә бик тә кирәк. “WorldSkills” дөнья чемпионаты – сезнең өчен яңа уңышларга ирешү мөмкинлеге”.

Шәһәр җитәкчесе студентларга Сан-Паулода узган чемпионат турында сөйләде, аларны да “WorldSkills” дөнья чемпионатында катнашу мөмкинлеген файдаланырга өндәде.

Уку йорты директоры Җәмилә Бакаева сүзләренә караганда, көллият агач остасы һәм токарь һөнәрләре буенча компетенцияләрнең республика үзәге булып тора, һәм нәкъ менә биредә ярышлар өчен булачак осталарны әзерлиләр. Көллияттә күп кенә Россия бәйгеләре призерлары укый, бер студентлары – Айсылу Әхмәдуллина бу елда Казан мэры стипендиясенә лаек булган.

Көллияттә барлыгы 800 студент белем ала, алар 6 төрле белгечлек буенча укыйлар, белгечлекләр шәһәр хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән.

Казан мэры яшьләргә осталыкларын үстерүдә уңышлар теләде, диелә мэрия хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20