Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2015

И.Метшин: “WorldSkills" кебек ярышлар эшче һөнәрләрнең гомуми дәрәҗәсен күтәрә”

И.Метшин: “WorldSkills" кебек ярышлар эшче һөнәрләрнең гомуми дәрәҗәсен күтәрә” "WorldSkills" кебек ярышлар эшче һөнәрләрнең гомуми дәрәҗәсен күтәрә. Әлеге фикерне Казан мэры Илсур Метшин бүген Казанның Халыкара сервис көллиятендә җиткерде."WorldSkills" стандартлары буенча һөнәри осталык III илкүләм чемпионат финалы башланыр алдыннан шәһәр җитәкчесе ярышларда катнашучылар белән очрашты.

Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең Икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, шулай ук көллият директоры Фәридә Ковалева озата йөрделәр. Билгеле булганча, "WorldSkills" чемпионатын әзерләү һәм уздыруны тәэмин итәр өчен республика оештыру комитеты булдырылган иде, анда ТР башкаласы мэры Илсур Метшин да керде. Шәһәр җитәкчесе "WorldSkills" чемпионаты финалына чыккан, Халыкара сервис көллиятендә укый торган катнашучылар белән аралашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, финалда көллиятнең 11 шәкерте катнаша – пешекчеләр, флористлар һәм чәчтарашлар.

Илсур Метшин шулай ук көллиятнең хәзерге вакытта белгечләр туристик өлкәдә белем ала торган кунакханә бүлегендә дә булды.

Халыкара сервис көллиятендә укучылар белән аралашкан вакытта Илсур Метшин камиллеккә чикләр юклыгын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, "WorldSkills" кебек чемпионатлар ярдәмендә эшче һөнәр вәкилләре профессиональ планда уңышлы гына үсә һәм квалификацияләрен күтәрә алалар. “Казан сезгә, куллары белән эшли торган талантлы яшь белгечләргә, мохтаҗ. Укыгыз һәм камилләшегез, Казан бит ул зур идеяләр өчен очыш мәйданы булып тора”, - дип ассызыклады Илсур Метшин һәм көллият студентларына уңышлар теләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20