Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2015

И.Метшин: “Яңа зоопарк проекты бөтен заманча таләпләргә дә җавап бирәчәк”

Урта Кабан күле яр буенда Казан зооботаника бакчасының яңа мәйданчыгында субай сугу буенча эшләр бара. Казан мэры Илсур Метшин андагы эшләр белән танышып кайтты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Аерым алганда, биредә шәһәр башлыгы территорияне планлаштыру проекты буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов катнашты.

Проектны ясаучылар сүзләренә караганда, Казанның яңа зооботаника бакчасы ике тематик зонадан торачак. Зоопаркка киңәйтелергә бирелгән яңа территориядә “Река Замбези” проекты тормышка ашырылачак. Мәйданчык ниндидер конкрет зоналарга бүленмәячәк, аның буенча жираф, импала, антилопа, зебралар иркенләп йөри алачаклар. Шуннан ерак түгел бегемот вольеры урнашачак.

“Река Замбези” проекты кысаларында территориядә 32 төр җәнлекләрнең 231 токымын урнаштыру планлаштырыла. Зооботаника бакчасы җитәкчелеге җәнлекләрне башка зоопарклардан махсус программа кысаларында күчерергә ниятли. Вольерларның гомуми мәйданы 11 мең кв.метрдан артып китәчәк. Шулай ук паркның әлеге өлешендәге территориясендә 200 кешелек кафе, велосипед юллары, күзләрне иркәли торган яр буе линиясе төзү планлаштырыла.

Киңәшмә барышында очрашуда катнашучылар зооботаника бакчасын үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар: экспертлар фикеренчә, балалар һәм аларның ата-аналары өчен интерактив мәйданчык булдыру, Урта Кабан күле яр буена чыгуны оештыру, суда төрле активлык төрләрен ачу яңа туристик магнитка әйләнергә булышачак.

Казан мэры, экспертларның фикерен исәпкә алып, шәһәрнең әлеге өлешендәге бөтен матурлыкны, шул исәптән су көзгесен дә максималь кулланып, проектны эшләп бетерү тәкъдиме белән чыкты. И.Метшин белгечләрнең бердәм эшчәнлеге аркасында проект барлык заманча таләпләргә җавап бирәчәклегенә ышанычын белдерде. “Иң мөһиме җәнлекләрнең яшәү шартлары яхшыра. Казанда шәһәрлеләр алдында да, шәһәр кунаклары алдында да оят булмаслык зоопарк барлыкка киләчәк”, - диде шәһәр җитәкчесе.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20