Җинаятьчеләрне кулга алу тарихын “Сыщик” фильмы сурәтли

Дүшәмбедән “Яңа Гасыр” каналы җинаятьләрне ачу тарихын яктырткан “Сыщик” фильмын күрсәтә башлый. Зур кулга алулар турында хыялланган герой җинаятьчел төркем башлыгы белән күзгә-күз очраша.
Мәктәпне тәмамлап, хәрби хезмәттән әйләнеп кайтканнан соң, фильмның баш герое Женя Кулик югары уку йортының юридик факультетына укырга керергә омтылып карый. Кулик имтиханнарны начар нәтиҗәләргә тапшыра һәм югары уку йортының икенче кат тәрәзәсеннән туры мәгънәдә очып чыга. Паркта бертөркем тәртип бозучылар белән очрашканнан соң, ул укырга керү уен киләсе елга калдыра. Паркта аны бик каты кыйныйлар һәм ул бу вакыйгадан соң милициягә эшкә керергә була.
Милициядәге беренче адымнары Куликның җитәкчеләренә бер дә ошамый. Алар өчен мондый эш дәрәҗәсе көлке тоела һәм җитәкчеләре еш кына Женя Куликка ачуланалар. Тиздән аңа үзенең милиция эшенә яраклы булуын күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бирелә – шәһәрдә куркыныч җинаятьчел төркем йөри һәм аны кулга алуда Кулик та катнаша. Шул кулга алу вакытында Женя Кулик төркем башлыгы “Палёный” белән күзгә-күз очраша. Фильмның ахыры ничек тәмамланыр, ә шымчы бу вакыйгадан җиңүче булып чыгармы?
Сорауга җавапны дүшәмбедән “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Сыщик” фильмын карап белә аласыз. Фильм “Яңа Гасыр” каналында 21:00 сәгатьтә башлана.
Ахыргы хәбәрләр
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды