Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2017

Инфантино: Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан ул

Казан — футбол шәһәре, анда Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте кушылып, спорт бәйрәмен бер-берсе белән татулыкта үткәрә беләләр. Бу хакта Португалия — Чили матчыннан соң Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино җиткерде.

«Казан — спорт шәһәре, бу безгә билгеле инде. Шунысын да өстәргә кирәк, ул — футбол шәһәре дә. Моннан тыш, Казан һәм Татарстанны дөньяга бай мәдәниятле һәм тарихлы төбәк буларак ачу кирәк. Минем өчен Казан — Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан буларак ачылды. Биредә спорт бәйрәмен бер-берсе белән татулыкта үткәрә, шунда „яши“ беләләр. Бу бар дөньяга, футбол дөньясына реклама: Дөнья кубогы вакытында Казанга килергә була», — дип билгеләп үтте Инфантино.

Искәртеп үтик, кичә Казанда «Казан Арена» стадионында Конфедерацияләр Кубогы ярымфинал матчы үтте. Анда Чили пенальти буенча Португалия командасын 3:0 исәбе белән отты.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера