Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
05.07.2017

Иннополис мәктәбендә нәниләр өчен төркем ачылды

Иннополис мәктәбендә Little Ones дип исемләнгән — баланы кече яшьтән тәрбияләү-камилләштерү төркеме ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Төркемдә 1 яшь ярымнан 2 яшькә кадәрге нәниләр белән шөгыльләнәләр. Программа нәниләрнең күзаллавын үстерү, аларны музыкага якынайту, тыңлап аңлау сәләтен үстерүне максат итеп куя. Шөгыльләр республиканың югары квалификация категорияле педагог-психологы Вера Теленкованың «Ладушки» авторлык программасы нигезендә уздырыла. Моннан тыш балалар белән музыка җитәкчесе һәм инглиз теле укытучысы да шөгыльләр үткәрә.

Нәниләр һәм ата-аналары катнашындагы шөгыльләр атнага 2 тапкыр, 3әр сәгать дәвамында үткәрелә. Бүгенгә төркемгә 14 бала йөри.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха