Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.02.2016

Интернеттагы алдаулар 280 процентка арткан

Интернеттагы алдаулар 280 процентка арткан

Интернет, телефон элемтәсе аша алдаулар 2015 елда 280 процентка арткан. 2014 елда мондый төр теркәлгән җинаятьләр 934 булса, узган ел бу сан 4 меңгә якынлашты. Бу төр хокук бозуларның артуына халыкның гади генә СМСларга да саксыз каравы сәбәпче. Әлбәттә инде, мошенниклар да тик ятмый: елдан-ел яңа тозаклар уйлап табып тора.


- Барлык җинаятьләр арасында интернет, телефон аша мошенниклык 7 процентны били. Мондый алдауларның күбесе Казан шәһәренә карый. 2 меңгә якын җинаять эшләре нәкъ менә Татарстан башкаласында теркәлгән. Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре дә артта калмый. Аларның берсендә – 527, икенчесендә 253 җинаять эше кузгатылган, – ди Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең урлауларны ачу буенча бүлек башлыгы, полиция полковнигы Тимур Шакирҗанов.

Интернеттан сатып алганда, сак бул!

Күпчелек очракта мондый төр алдаулар бер схема буенча эш ителә. Мошенниклар мобиль телефоннар аша җинаятьләрне башкара. Ә интернет мондый хокук бозуларны кылырга бер мәйданчык булып тора. Полиция хезмәткәрләре кисәтә: гадәттә, мондый төр кырыгалдарлар бик арзан бәядән төрле товарларны сату, игълан бирү, финанс пирамидалары төзү белән шөгыльләнә.

Кырыгалдарлар игъланнар бирү сайтларын да еш актара. Мәсәлән, әле күптән түгел шундый мошенник Әлки районында яшәүче, ит сатып алырга тәкъдим итүче кешене кәкре каенга терәтә. Кырыгалдар итнең 4 түшкәсен Казанга китерттерә. Ялланган машина йөртүче итне сатып үзенә акча эшли, ит китергән кеше ярык тагарак алдында кала.

Хәзерге вакытта “кара кәләшләр” дә эшләрен актив җәелдерә. Хәтта чит ил гражданнары белән элемтәгә кереп, алар “кияү”нең шактый акчасын  суыра. Мәсәлән, Татарстаннан булган ялган кәләш Франция гражданинын төрле сәбәпләр белән (чит илгә чыгар өчен виза ясау, әнисе өчен дарулар алырга) акча күчерергә куша. Шулай итеп, кызга ышанган Франция кешесе 2882 евро (!) акчасын күчерә. Хәзерге вакытта җинаятьчене ачыклау бара.

– Кызганыч, безнең гражданнар артык ышанучан. Мошенникларның туры элемтә өчен контактлары булмавы җинаятьчеләрне фаш итүгә киртәләр тудыра. Шуңа күрә без җинаятьчеләр турында бернинди мәгълүматка ия булмыйбыз, – ди Тимур Шакирҗанов.

Акча алганда, банкоматың ялган булмасын!

Интернет аша оештырылган җинаятьләр дә арта гына бара. Андыйлар арасында түләү терминналарыннан, банкоматтан акча урлау, кредит оешмаларының компьютер системаларына кереп, андагы акчаларны үзләштерү аеруча күп очрый.

Акчалар, гадәттә, ДБО системасы кодының зарарлануы, ялган терминаллар урнаштыру, интернеттагы брокер системаларга, мобиль телефоннарга һөҗүмнәр аркасында үзләштерелә. Мәсәлән, Татарстандагы эре банкка интернет аша һөҗүм итү нәтиҗәсендә 300 миллион сумлык зыян килә.

Әгәр татарстанлыларның компьютер грамоталылыгы югары булса, мондый җинаятьләр кимрәк булыр иде. Шуңа күрә банкоматтан акча салдырганда уяу булыгыз! Сезнең кредит карточкагыздан башка кешеләр акча салдырса, кичекмәстән, 1-6 сәгать дәвамында банкка шалтыратып, карточкагызны блокировкага куярга кирәк. Моннан тыш, соңгы сәгатьләрдә күчерелгән акчаларның дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итү дә мәҗбүри. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан республиканың Министрлар кабинетына махсус тәкъдим керткән. Аның буенча хәзер банклар акча күчергәндә, шушы кешенең чынлыкта булу-булмавын тикшерә.

Мошенниклардан саклану өчен киңәшләр:

Он-лайн рәвештә теге яки бу товарны сатып алганда, сыйфатсыз продукция алмас, яки акчагызны җилгә очырмас өчен шушы пунктларга игътибар итәргә кирәк:

1. Товарның бәясе бик арзан булуы. Гадәттә, мошенниклар үз продукцияләрне базар бәясеннән шактый түбәнгә сата, акция, распродажалар оештыра.
2. Товар бәясен алдан түләп кую. Закон буенча бәяне сатып алучы товарны кулга алгач кына түләргә тиеш.
3. Курьер хезмәтенең булмавы яки товарны складтан килеп алу мөмкинлеге булдырылмавы.
4. Элемтә өчен мәгълүматлар бирелмәве, яки сатучы турында мәгълүмат булмавы. Гадәттә, сатучы турында бөтен мәгълүматны белергә кирәк, сатучы, товарлар турында бәяләмәләр (отзыв) да уку комачау итмәс.
5.  Кибетнең бернинди“тарихы” язылмавы.
6. Товарлар турында мәгълүмат биргәндә, җитешсезлекләр булу, сатыла торган продукциянең дөреслеккә туры килмәве.
7. Сатучының яки менеджерның артык үзсүзле булуы. Чыннан да, сатучының һаман үз дигәнендә торуы тикмәгә генә түгел.
8. Сатучының үз паспорт мәгълүматларын җибәрүе. Мондый адымга шулай ук ышанырга кирәкми. Бүгенге көндә паспорт мәгълүматларын үзгәртү, яки башка кеше фотографиясен кую берни тормый.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20