Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.03.2016

"Җир сәгате"ндә Казанда 90 МВт электр уты экономияләнгән

"Җир сәгате"ндә Казанда 90 МВт электр уты экономияләнгән Казан Россиянең "Җир сәгате-2016" акциясендә катнашучы иң актив шәһәрләре арасына керде, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстанда "Җир сәгате" акциясенә нәтиҗәләр чыгарылган. Белгечләр санап чыгарганча, Татарстанда 90 МВт энергия янга калган. Искәртәбез: акция 19 март көнне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән узды.

Казанда акция вакытында "Казан Кремле" Музей-тыюлыгы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, IТ-парк биналарындагы архитектур-сәнгати яктырткычлар сүндерелгән. Акциягә Казан шәһәре мэриясе дә кушылган, район хакимиятләре һәм ратуша биналарындагы утларны сүндергән. "Бөтендөнья кыргый табигать фонды" оешмасы (WWF) мәгълүматлары буенча, Казан  Россиянең "Җир сәгате-2016" акциясендә катнашучы иң актив шәһәрләре арасына кергән.

Әлеге чара мартның соңгы шимбәсендә ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан үткәрелә. Ул төрле дәүләтләрдә яшәүче халыкның энергия һәм ресурсларны сакчыл файдалану, экологик шартларны яхшыртуны планета масштабында бергәләп чишү билгесен күрсәтә.                         

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20