Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

Иран һәм Татарстан тарихи документлар өлкәсендә уртак эшче төркем булдыру турында сөйләште

Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов белән Иран Эчке эшләр министрлыгының документлар һәм архив бүлеге генераль директоры Мортаза Даман-Пак тарихи документлар өлкәсендә уртак эшче төркем булдыру турында сөйләштеләр.

Иранның Казандагы генераль консулы Али Беман Экбали катнашындагы очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов иранлыларның президент сайлауларында күмәк катнашуларын һәм Татарстан Республикасы Президентының Иранга булган соңгы визит казанышларын үтәү мөһимлеген билгеләп үтте.

Радик Гыйматдинов эшлекле сәфәрнең бер үк вакытта сәүдә һәм сәяси багланышларны киңәйтүен, Иран һәм Татарстан арасында яңа мәдәни элемтәләр булдыруын өстәде.

“Татарстан тәкъдиме белән тарихи документлар өлкәсендә уртак эшче төркем булдырылачак”, – диде Гыйматдинов. Иран Эчке эшләр министрлыгының документлар һәм архив бүлеге генераль директоры Мортаза Даман-Пак: “Иран һәм Россия хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан белән дә элемтәләр ныгый”, – дип белдерде.

Ул шулай ук моннан тыш, Иранның Татарстан белән сәүдә һәм сәяси өлкәләрдә, фән, мәдәният багланышларында кызыксынуын билгеләп үтте.

Визит кысаларында, Иран делегациясен җитәкләгән Даман-Пак документ һәм архив башлыклары, көнчыгышны өйрәнү институты, Фәннәр академиясе, милли китапханә җитәкчеләре һәм Татарстанда башка рәсми затлар белән очрашачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20