Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.02.2015

Ирек Фәйзуллин: Программаларны тормышка ашыруда кризис кыенлыклар тудырмаячак

Ирек Фәйзуллин:  Программаларны тормышка ашыруда кризис кыенлыклар тудырмаячак

Илдәге катлаулы финанс һәм икътисади вәзгыять нәтиҗәсендә килеп туган кризис Татарстанның төзелеш тармагына тәэсир итәргә тиеш түгел. Узган ел тормышка ашырылган проектларның барысы да дәвам иттереләчәк. Әле алай гына да түгел, быел берничә яңа программа да тормышка ашырыла башлаган.


Бу турыда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Җитәкче сүзләренә караганда, кризис министрлык программаларын тормышка ашыруда кыенлыклар тудырмаячак.

- Әлбәттә, бу өлкәдә беркадәр авырлыклар белән очрашырга туры килә. Кайбер объектларга чит ил җиһазлары таләп ителә. Шуңа күрә валюта курсы аерымлыгы белән бәйле мәсьәләләрне хәл итеп бетерү сорала. Ә инде төзелеш өлкәсенә килгәндә, безне тиешле материаллар белән тәэмин итеп торучылар кирәк-яракка бәяләрне күтәрмәсләр дип өметләнәбез. Шулай булганда, билгеләнгән финанс чаралары тиешле максатларга ирешү өчен һичшиксез җитәчәк, - дип ассызыкладыИрек Фәйзуллин.

Ипотека алучылар 40 процентка арткан

Министр сүзләренә караганда, 2014 елда Татарстанда барлыгы 2,4 миллион квадрат метр торак гамәлгә кертелгән. Җаваплы идарәчелек 2015 елда төзеләчәк торак күләмен шундый ук дәрәҗәдә калдырырга ниятли икән.

Шулай да, соңгы вакытта банклардан ипотека алучы татарстанлылар санының кискен кимүе турында шактый еш ишетергә туры килә. Әгәр бу чыннан да шулай булса, әлеге вәзгыятьнең республиканың төзелеш тармагына тискәре йогынты ясаячагы сүзсез дә аңлашыла. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, әлеге вәзгыять вакытлыча гына.

- Беренче чиратта, бу сезонлы үзгәрешләр белән бәйле. Мәсәлән, узган ел кризис турында шактый еш сөйли башлагач, ипотека алучылар саны кискен арта башлады. Нәтиҗәдә, республикада 45 меңнән артык кеше (!) ипотека кредиты рәсмиләштерде. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк. Узган ел азагында кредит ставкасы күтәрелә башлау исә бу өлкәдә беркадәр тоткарлыклар барлыкка китерде, - дип белдерде Ирек Фәйзуллин.

Ярдәм озак көттермәс...

Министр сүзләренә караганда, дәүләт җитәкчелеге торак төзү белән бәйле эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын бик яхшы аңлый. Бу эшне туктату исә – ярамый торган хәл. Шуңа күрә хәзерге вакытта Россия Хөкүмәте ипотека кредитлары белән бәйле вәзгыятьне җайлау өлкәсендә актив эшчәнлек алып бару белән мәшгуль икән. Шуларның иң мөһиме: җитәкчелек  халык өчен кредит ставкасын 13 процент дәрәҗәсендә саклау максатыннан бюджеттан 20 миллиард сум күләмендә финанс ярдәме бүлеп бирергә ниятли.

- Әлеге 20 миллиард сум акча банк ставкасын компенсацияләүгә тотылачак. Ягъни, әгәр дә кеше кредитны 18 процентлы ставка белән ала икән, дәүләт әлеге ставканың 5 процентын каплап барачак. Ә кеше исә 13 процент белән түли, - дип аңлатты министр.

Өстәвенә, җитәкчелек халыкка ярдәм итүнең тагын бер ысулын куллана башларга әзерләнә икән. Бу – ипотека алган, әмма кризис сәбәпле эштән чыгарылган яки кыска эш көненә күчерелгән гражданнарга ярдәм күрсәтүне күздә тота. Әлеге ярдәмнең гомуми күләме 4,5 миллиард сум тәшкил итәр, дип уйланыла.

- Берничә көннән Татарстанда әлеге халык өчен “кайнар линия” телефоннары эшли башлаячак. Шул рәвешле, белгечләр аерым бер кешенең аерым проблемасы белән эшләячәк, - дип ассызыклады Ирек Фәйзуллин.


Әлбәттә, әлеге саннар алга таба да шул килеш сакланачак дигән сүз юк. Бу әле якынча санап чыгарылган сумма гына, дип белдерде министр. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Татарстан әлеге ярдәмгә лаек булу өчен тиешле документларны әзерли башлаган инде.

Узган ел республикада 816 күпкатлы йорт капиталь төзекләндерү узган. 2015 елда исә бу сан  артачак һәм 999га җитәчәк. Бу эшчәнлектә Әтнә, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан кала, барча муниципаль берәмлекләр катнашырга тиеш. Нәтиҗәдә, барлыгы 241,47 мең татарстанлының яшәү шартларын яхшырту күздә тотыла.

Социаль ипотекага килгәндә, агымдагы елда әлеге төр торак күләме арттырылачак. Узган ел 383,4 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән булса, агымдагы елда Татарстанда социаль ипотека йортлары 420 мең квадрат метрны тәшкил итәргә тиеш.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20