Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2015

Ирек Миңнәхмәтов: “Татмедиа”да бергә эшләгән кешеләр хөрмәт уята”

 Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм бүгенге җитәкчесе Айрат Зарипов агентлык һәм “Татмедиа” ААҖ коллективы, республиканың әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре белән очраштылар.

Ирек Миңнәхмәтов хәзер инде элеккеге хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде: “Татмедиа”да бергә эшләгән кешеләр хөрмәт уята. Биредә эшләүчеләр – абсолют профессионаллар”, - диде ул һәм коллективка агентлыкның яңа җитәкчесе белән уңышка ирешүләрен теләде.

“Сезгә яңа проектларны гамәлгә куярга насыйп булсын, яңа уңышларга ирешүегезне телим. Мондый команда һәм мондый җтитәкче белән барысы да килеп чыгар дип ышанам. Миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт. Мин һәрвакыт моны истә тотачакмын”, - дип ассызыклады ул.

Аннары агентлыкның элеккеге җитәкчесе коллективка рәхмәт белдерде һәм яңа җитәкчегә уңышлар теләде.

Үз чиратында, Айрат Зарипов Ирек Миңнәхмәтовка башкарылган эш өчен рәхмәт әйтте.  Ул шулай ук агентлык хезмәткәрләре ярдәменә ышануын белдерде. “Бары тик уртак көч белән генә республика җитәкчелеге безнең алга куйган бурычларны үти алабыз”, - диде А.Зарипов.

Искәртеп узабыз:15 гыйнварда Ирек Миңнәхмәтов “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры итеп билгеләнде, Айрат Зарипов 16 гыйнварда Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры булды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20