Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.07.2017

Иртә белән “Народный будильник” ир-атлар уены турында сөйли

Пәнҗешәмбе, 20 нче июль, иртәнге «Народный будильник» тапшыруы ир-атлар уенына багышлана. Кәнәфигә утырып, телевизордан спорт трансляцияләрен күзәтү түгел, ә чын стендка ату ярышлары турында сүз бара.

Күтәренке кәеф чыганаклары ни өчен мондый уенны сайларга булган? Моны сез 20 нче июль көнне 8:10 сәгатьтә «Народный будильник» тапшыруын карап белерсез. Моннан тыш, яраткан тапшыруыгыз ир-атлар уены белән генә чикләнмичә, файдалы киңәшләр турында да онытмас.

Риэлторлар сәхифәсендә сез шәһәр читендәге йортыгызны мәҗбүри теркәү хакында тулырак мәгълүмат ишетә аласыз, ә «Счастье в большинстве» акциясендә узган шимбәдә «Яңа Гасыр» телеканалы белән ял иткән Малишевскийлар гаиләсе турында сөйләп узарлар.

Кызыклы «Народный будильник» тапшыруын пәнҗешәмбе, 20 нче июль, гадәтләнгән вакытта карамыйча калмагыз.

«Народный будильник» тапшыруы — һәр иртәдә безнең белән уяныгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин