Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2016

Иртәгә Казандагы рөхсәтсез төзелгән сату объектларын сүтә башлаячаклар

 Иртәгәдән Казан каласында рөхсәтсез урнаштырылган сату объектларын җимерә башлаячаклар. Соңгы ярты елда башкала урамнарындагы 150ләп шундый объект юк ителгән. Бүген бу хакта Казан җитәкчеләренең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкаланың Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Казанда бу эш беренче ел гына бармый. “Безнең максат — шәһәрнең барлык сату өлкәсен законлы итү”, - диде ул. Мисал буларак, Иван Кузнецов Казанның Островский урамы, 39 нчы йорт адресы буенча урнашкан сыра кибетен китерде. Әлеге кибет торак йортның арка өлешендә урнашкан. Шул сәбәпле, Пушкин урамындагы күрше йортта янгын чыкканнан соң,МЧС һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны эвакуацияләгәндә кыенлыклар килеп чыккан.

Шулай ук җимереләчәк объектлар исемлегендә Дементьев урамындагы җир асты чыгу юлында рөхсәтсез урнаштырылган машина төзәтү сервисы, Побежимов урамы, 55 нче йорт адресындагы ялган документлар буенча төзелгән “Сайгон” кафесы, Фрунзе-Болотников урамнары киселешендәге сату объектлары да бар. Соңгысы урнашкан җирдә сквер төзү планлаштырыла. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20