Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенә 15 яшь тула!

Үзенең 14 яшьлеген түгәрәкләп, юбилейга таба атлый… Иртәгә, 26 нчы август, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә 15 яшь тула! Быелгы юбилей телевизион сезонында телеканал үз тамашачыларына күп сюрпризлар әзерли. Бәйрәм сезоны башкаларыннан аерылып торырга охшый.

Моннан 15 ел элек беренче тапкыр зәңгәр экраннарга чыккан телеканал бүгенге көндә регионара көндәшләре арасында иң алдынгы рәтләрдә тора. Телерадиокомпания сезгә үзенең 15 яшьлеге уңаеннан һәрвакыт бергә булырга, «Яңа Гасыр» телеканалы һәм «Болгар радиосы» белән һәр көнегезне онытылмаслык итеп үткәрүегезне теләп кала! Бергә булыйк, бердәм булыйк — бергә булу күңелле! «Яңа Гасыр» - ул телекомпания һәм тамашачыларның уртак хезмәте. Шуның өчен дә, телерадиокомпаниянең туган көне — ул халык бәйрәме.

Яраткан «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясеннән аерылмавыгызны теләп, барыгызны да уртак бәйрәм белән тәбрик итәбез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!