Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2015

Иртәгә Казанда Германиянең танылган йөрәк-кан тамырлары хирургы Торстен Донст мастер-класс уздырачак

Иртәгә Төбәкара клиник-диагностика үзәге һәм Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге базаларында Германиянең танылган йөрәк-кан тамырлары хирургы, Йена университеты клиникасының кардиоторакаль хирургия институты директоры, профессор Торстен Донсттан мастер-класс узачак.

Илдә беренче тапкыр Россия Федерациясенең 24 шәһәреннән медицина белгечләре катлаулы операцияләр барышын күзәтеп кенә калмыйча, онлайн-режимда бу өлкәдә иң тәҗрибәле экспертларның берсенә барлык кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә алачак. Мастер-класс йөрәк клапаннары зәгыйфь пациентларга ярдәм күрсәтүче барлык белгечләр өчен зур клиник һәм гамәли әһәмияткә ия.

Чараны оештыручылар: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге, Казан дәүләт медицина университеты, Төбәкара клиник-диагностика үзәге.

Мастер-класс программасы кысаларында, профессор Торстен Донст, кардиохрурглар бригадасы белән берлектә, минималь тыкшыну методикасын кулланып, йөрәк клапаннарына ике операция ясаячак. Операция бүлмәсеннән онлайн-трансляцияләр барышында катнашучылар яңа кардиохирургия технологияләре турында беләчәк, аннан соң, мастер-класс экспертлары һәм модераторлары белән берлектә, клиник очракларны тикшереп, мондый операцияләрдә ихтимал булган риск һәм хаталарга анализ ясый алачак.

Мастер-класста Россия Федерациясе һәм БДБ илләреннән кардиохирурглар, кардиологлар, анестезиологлар – барлыгы 150 ләп кеше катнашачак.

Иртәнге 8 сәгать 30 минутта мастер-класс ачылышына журналистлар да чакырыла, шулай ук ММЧ вәкилләре ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга сорауларын да бирә алачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20