Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.10.2017

Иртән "Манзара" тапшыруы Халыкара тёщалар көнен бәйрәм итә

Пәнҗешәмбе иртәсендә «Манзара» тапшыруы Халыкара тёщалар көнен бәйрәм итә. Иртәнге тапшыруга кунакка бәйрәмне зурдан кубып билгеләп үтүче танылган юморист Җәвит Шакиров килә. Артист тёщасын ничек котларга уйлый? Бәйрәм гаиләдә ничек билгеләп үтелә? Төрледән-төрле кызыклы сорауларга җавапны бары «Манзара» тапшыруын карап кына белергә мөмкин.

Иртәнге тапшыруда шулай ук композитор Эльмир Низамов кунак була. Ул үзенең Европада булган концертлары турында сөйләп узарга уйлый. «Татармультфильм» оешмасы ТАССРның 100 еллыгына мультфильм төшергән. Бу хакта тулырак оешма хезмәткәре Алсу Мәрданова сөйли. Җырчы Руслан Кираметдинов «Болгар радиосы"ның «Алтын йолдыз» V Милли музыкаль премиясе якынлашу уңаеннан үзенең кичерешләре белән уртаклаша. Археолог Фаяз Хуҗин 26 нчы октябрьдә билгеләп уздырыла торган кәгазьсез бер көн һәм кәгазь тарихы турында тулырак сөйләп уза. Милли музей хезмәткәре Гүзәлия Галиева көзге каникулда балалар өчен уздырыла торган программа белән яшь тамашачыларны якыннан таныштыра. Пәнҗешәмбе иртәсен «Манзара» тапшыруы белән кызыклы рәвештә уздырыгыз.

Пәнҗешәмбе, 26 нчы октябрь, иртәнге «Манзара» тапшыруын «Яңа Гасыр» каналында 6:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!